Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илгиз Шәйхразиев: Татар эстрадасына шәхесләр җитми


Илгиз Шәйхразиев: Татар эстрадасына шәхесләр җитми
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:58 0:00
йөкләү

Яшь автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев татар эстрадасына сыйфат һәм шәхесләр җитми дип саный. Үзенең җыр өлкәсенә килүен - халыкка әйтер сүзе барлыгы белән аңлата. Мәхәббәттән тыш, каршылыклы, үгет-нәсыйхәтле җырлар да яза.

Илгиз 1988 елның 10 июлендә Чаллы шәһәрендә туа. 29нчы татар гимназиясендә башлангыч һәм урта белем ала. Аның сүзләренчә, әти-әнисе гади кешеләр, Камазда эшлиләр. “Әтием баянда уйнап җырлый, аңа мин дә кушыла идем”, ди Илгиз.

14 яшьтә үзе гитара тотып җырлар башкарып карый. Дусларына һәм укытучыларына аның җырлавы ошый, “Тавышың бар, сиңа җырчы булырга кирәк”, ди алар. Илгиз бу сүзләргә җитди карый һәм шул юл белән китә. Аңа иң элек Казандагы күп ишекләр ябык була, ләкин ул иҗат итеп үзендә сәләт булуын күрсәтә.



Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда үзе кебек яшь җырчыларны күрә, аларның да тырышып-тырмашып сәхнәгә омтылуларын күреп ныклап эшләргә этәргеч ала. 2007 елда Казанда үткән “Йолдызлык” фестивалендә беренче урынны яулый һәм Jukebox төркеме белән җырлау бәхетенә ирешә.

Илгиз Шәйхразиев
Илгиз Шәйхразиев
Иҗатындагы зур уңай үзгәрешне музыкант Айнур Шәрәпов белән бәйли. Егетләрнең иҗади дуслыгы 2009 елдан дәвам итә. Алар икәүләп җырлар яза башлыйлар, берсе көенә җаваплы булса, икенчесе тулы җыр дәрәҗәсенә җиткерә. Гомумән, Илгиз татар эстрадасына Айнур Шәрәпов кебек музыкант килүне бәхетле очрак дип саный, чөнки Айнур үзе белән яңа сулыш, заманча караш алып килгән.

Илгиз шәхес дәрәҗәсендәге җырчыларны тыңлый. Татар эстрадасына да әйтер сүзе булган артистлар җитми, ди Шәйхразиев. Үзе ул уй-теләкләрен иҗаты аша җиткерергә тырыша. Ислам дине кушканча яшәүче ир-егет буларак, дөресен сөйләргә, ялган, гайбәт кебек гөнаһлардан сакланырга тырыша.

Чаллы мэры белән бер фамилиядә булуына елмаеп карый, туганымы-түгелме дигән сорауны җавапсыз калдырды.

XS
SM
MD
LG