Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Сорбоннада XXVII Дөнья универсиада утын кабызу тантанасында катнашачак


Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге бер төркем рәсмиләрнең Парижга сәфәре дәвам итә. Бүген вәкилчелек Лувр һәм Версаль сараенда булды, Луврның реставрация бүлеге башлыгы Мария Лавондье, мәдәният министрлыгының халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Бруно Фавель белән очрашты.

Кичә ЮНЕСКО җитәкчесенең мәдәният мәсьәләләре урынбасары Франческо Бандарин белән булган очрашу вакытында Болгар һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызуда хезмәттәшлек итү нияте турында килешү имзаланды.

Татарстан вәкилчелеге Парижга француз реставраторларының тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде.

Иртәгә Шәймиев Сорбонна университетында XXVII Дөнья универсиада утын кабызу тантанасында катнашачак. Җәйге универсиада уты 2012-2013 елларда дөнья буйлап йөреп 2013 елның июлендә Казанга китереләчәк.

Парижга Шәймиев белән бергә шулай ук Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар килгән.
XS
SM
MD
LG