Бүген Париждагы Сорбонна университетында Казанда 2013 елда үтәчәк XXVII Дөнья универсиадасы утын кабызу тантанасы булды.
Чарада Студентлар спортының халыкара федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Париж-Сорбонна университеты президенты Жубер Бартелеми, Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Русия студентларының спорт берлеге башлыгы Олег Матыцин һәм башкалар катнашты.
Утны 2013 кеше 365 көн эчендә дөньяның 54 шәһәрендә үтәчәк чараларда күрсәтәчәк, 50дән артык студент үзәгендә булачак. Универсиада уты 150 мең чакрым юл үтеп 2013 елның июлендә Казанга киләчәк.
Студентларның халыкара спорт уеннары беренче тапкыр 1923 елда Парижда узды.