Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә “Торнадо” фестивалендә көч кулланучылар хөкем ителде


Чиләбе өлкә мәхкәмәсе 2010 елда “Торнадо” рок фестивале барган мәйданга кереп анда булганнарны кыйнаган 13 кешегә хөкем карар чыгарды.

Көч куллануны оештыручы дип саналган Роберт Назарян алты ел каты шартлы колониягә хөкем ителде. Аның белән бергә булган Константин Катаев һәм Андрей Изметьев 5 һәм 4.5 елга хөкем ителде. Калганнарга 3-4 ел төрмә җәзасы бирелде.

2010 елның 29 августында Миасс шәһәрендә фестиваль барган мәйданга бер төркем яшьләр бәреп кереп концерт тыңлаган яшьләрне һәм милиция хезмәткәрләрен кыйный башлады, 39 кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG