Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән губернаторы яңа йортын татар авылында салган


Сәел авылындагы татар йорты
Сәел авылындагы татар йорты

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев Сәел авылында йорт салган. Авыл халкы сөйләвенчә, Якушев Сәелгә еш килә.

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев яңа йортын Сәел авылында салган. Сәел өлкәнең Ялутор районында Сәел күле буенда урнашкан. Күлнең гомуми мәйданы 40 дүрткел чакрым тирәсе.

Авыл халкы сөйләвенчә, Якушев Сәелгә еш кайта. Губернатор йортына илтүче аерым юл да салынган. Авылда мәчет тә бар. Аны төзүдә гарәпләрнең зур ярдәме булган.

Владимир Якушев Башкортстанның татарлар күп яшәгән Нефтекама шәһәрендә туган. Төмән өлкәсе губернаторы булып 2005 елның 24 ноябреннән бирле эшли.

Авылның тарихы һәм Якушевның яңа йортын ни өчен нәкъ менә татар авылында салганы турында Азатлык радиосына авылда яшәүче Гөлфирә Кәримова сөйләде.

Төмән өлкәсе губернаторы йортын татар авылында салган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG