Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Бастилияне алу көне уңаеннан хәрби парад узды


Президент Олланд (уртада) хәрби парадны кабул итә
Президент Олланд (уртада) хәрби парадны кабул итә
Бүген Франция дәүләте бәйрәме билгеләнә. 1789 елда Парижда Бастилия төрмәсен басып алу белән илдә Бөек француз революциясе башланган.

Парижда узган хәрби парадны президент Франсуа Олланд кабул итте. Йөрештә биш меңләп хәрби, очкычлар һәм хәрби машиналар катнашты.

Хәрби парадтан соң президент гадәттәгечә илнең төрле каналларына интервью биреп, Peugeot-Citroen машина төзү берләшмәсенең сигез мең эш урынын кыскарту карары “кабул ителерлек түгел”, диде. Олланд бу карарны кичектереп торырга сорады һәм хөкүмәтне халыкны Франция машиналарын сатып алырга өндәү өчен социаль программа кабул итәргә чакырды.

Кичен халык өчен президент сарае бакчасы ачыла.
XS
SM
MD
LG