Бүген Казанның Бауман урамындагы Федор Шаляпин һәйкәле янында ике яшьлек баласы белән тол калган Анна Фурштатованы яклап пикет узачак. 3 июль көнне Эсперанто урамында Сергей Руснакның “Порше” машинасы Фурштатованың ире – Игорь машинасына килеп бәрелә. Ир кеше һәлак була.
Әлеге хәлне ачыклау бары республика федераль инспекторы һәм Русия автомобиль кулланучылар федерациясе үз контроленә алгач кына алга китә. Әлеге һәлакәттән видеоязма интернетка куелгач, ул җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу уята.
Моннан тыш пикетка юллардагы башбаштаклык сәбәпле зыян күргән башка казаннар да чыгачак.