Гөлгенәгә 25 яшь, Азнакайда туган, “Шәрык” татар яшьләре клубының актив әгъзасы.
Тел осталыгы, тамада булу сәләте әнисеннән күчкән. Алар икесе дә татар туйлары алып бара. “Сәхнә өчен шәхси тормышымны читкә куярга әзермен”, ди Гөлгенә.
Ул татар яшьләре арасында “Шәрык” клубы һәм җырчы Илвина башкаруындагы “Моңнар ява” җыры аша танылу алды. Нинди генә гамәл кылса да, күңеле кушканча эшләргә тырыша. Күптән түгел җырчы Закир Шаһбан төркеме белән чит төбәкләрдә концерт куеп кайтканнар. Гөлгенә үзе генә дә Мәскәү юлларын еш таптый икән.