Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кофи Аннан Русиядә Сүрия вәзгыятен тикшерә


Кофи Аннан
Кофи Аннан
Сүриядә халыкара илче Кофи Аннан Мәскәүгә ике көнлек сәфәр белән килә. Ул Русия җитәкчелеге белән Сүриядәге кризистан чыгу юллары турында сөйләшәчәк.

Бүген кичен Аннан Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очраша, иртәгә Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшәчәк.
Халыкара җәмәгатьчелек сөйләшүләр юлы белән Мәскәү һәм Пекинга Сүриядә көч куллану бетсен өчен президент Бәшәр Әсад режимына басым ясарга кирәклеген төшендерергә тырыша.

Кичә халыкара Кызыл Хач комитеты Сүриядәге низагны ватандашлар сугышы дәрәҗәсендә дип бәяләде. Бу – якларның кылган гамәлләре Женева конвенциясе нигезендә сугышта корбаннар нигезендә бәяләнәчәк. Сүриядә тыныч халыкны үтерү хәрби җинаятьләр дип саналырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG