Accessibility links

Рәссам, сынчы Әхсән Фәтхетдинов белән хушлаштылар


Әхсән Фәтхетдинов
Әхсән Фәтхетдинов
Түбән Камада рәссам, сынчы Әхсән Фәтхетдинов белән хушлаштылар. Тукай бүләге иясе, Русия рәссамнар берлеге әгъзасы Әхсән Фәтхетдинов озакка сузылган авырудан соң 73 яшендә 15 июль көнне вафат булган иде.

Фәтхетдинов иҗат иткән әсәрләр Түбән Каманың үзгә бер бизәкләренә әверелде. Ул күп кенә биналарны бизәде. Алар арасында музыка училищесы, «Бигеш» һава аланы, «Кама» кунакханәсе, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары һәм башкалар бар. Фәтхетдиновның эшләре Татарстанда, Русия һәм чит ил күргәзмәлендә дә күрсәтелде. 1993 елда «Ияләр» болгар-татар эпосы нигезендә ясалган әсәрләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды.

Әхсән Фәтхетдинов 1939 елның 7 июнендә Чирмешән районының Ваһап авылында туа. 1966 елда Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлагач, рәсем сәнгате кафедрасында эшли. 1969 елда Түбән Камага кайта.
XS
SM
MD
LG