Accessibility links

Лондонда тарихында беренче Сабантуй үтте

14 июль көнне Британия тарихында беренче Сабантуй узып китте. Татар халкының милли бәйрәме Wembley Park мәйданында үтте. Бүгенге көндә Британиядә татарлар саны күп түгел. Электән үк килгәнчә, бу мәмләкәт татарларга якын саналмый. Әмма соңгы елларда татарлар бу җирләргә дә төпләнә башлады. Уку йортлары абруйлы саналган илгә, күбесенчә, студентлар килә. Бәлки, Лондонда күптән яшәүче татарлар да бардыр. Сабантуй аларның барысын да берләштерде.

XS
SM
MD
LG