Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Шөндә янган тугыз гаиләне көзгә өйле итәчәкләр


Түбән Шөн авылында янгын
Түбән Шөн авылында янгын

Киров өлкәсендәге Түбән Шөн авылында янган өйләр урынына 18 июльдә нигез урыннары казый башладылар. Килгән зыянны татар авыллары, хакимият бергә күтәрә.

10 июль көнне Киров өлкәсенең Нократ Аланы (Вятские Поляны) янындагы Түбән Шөн авылында шәһәрдән кунакка кайткан малайның шуклыгы сәбәпле 9 гаилә кыска гына вакыт эчендә бөтенләй йорт-җирсез, каралты-курасыз калган иде. Бүгенгә янгын калдыкларын чистартып бетереп, йортларны күтәрү өчен нигезләр сала башлаганнар. Урта Шөн авыл җирлеге хакимияте башлыгы Мансур Фәләхетдинов бу яктагы татар халкы элек-электән бердәм булып нык яшәгәнгә казада зыян күргәннәргә күмәкләшеп ярдәм итүләрен әйтә. Үзе генә торган 80 яшьлек Мәдинә апаны да башкалар белән беррәттән көзгә өйле итәргә җыеналар.

– Мансур әфәнде, бүгенге көнгә янгынга дучар булганнарның, өйләре янганнарның хәлләре ничек?

– Башта алар туганнарына урнашкан иде. Безнең Түбән Шөн авылында кеше яшәми торган, әмма начар булмаган байтак өй бар иде, бөтенесе дип әйтерлек шунда урнашты. Бер гаилә бар иде яшь парлар, алар әти-әниләрендә калды, аннан бер гаилә үзләренең туганнарында тора.

Ашау белән тәэмин ителгән алар. Халык та гел ярдәм итә, яннарына кешеләр дә килеп тора. Акчалата да, кием белән дә ярдәм итәләр, ашау әйберләре дә алып киләләр. Безнең хакимияткә өч авыл керә. Менә шушы өч авылдан җыелган акчаны, һәр хуҗалыкка 41әр мең сум туры килде, ул таратылды. Бүген социаль яклау бүлегеннән һәр кеше башына унар мең сум бирелде. Бездә бүген 24 кеше зыян күргәннәр исемлегендә. Аларның өчесе балалар. Башта 18 яше тулмаган балаларга бирелми, дип әйткән иделәр, Аллага шөкер, аларга да бирелде. Тагын һәр хуҗалыкка да 55әр мең сум биреләчәк. Аның 50 меңе өлкәдән булачак, ә биш меңен үзебезнең җирле бюджеттан өстәячәкбез.

Мансур Фәләхетдинов
Мансур Фәләхетдинов
Өлкә губернаторы Никита Белых тагын 190 шакмак метр урман вәгъдә итте. Ул җомга көнне янгында зыян күргәннәр янына килгәндә әйткән иде. Кичә кичен тагын Белыхтан хәбәр килде, ул тагын һәр хуҗалыкка 250 мең сум ярдәм бирәчәк.

17 июль көнне үзебезнең җирле хакимияттә аларның һәрберсенә дә берәр КамАЗ ком һәм вак таш алып кайттык. Бу эшне башлап җибәрү өчен оештырылды. Безнең үзебезнең дә начар аураны бетереп яшәү рухы кертәсе килә. Тугыз хуҗалык янса да, барлыгы 11 йорт янды бит. Кайбер хуҗалыкта икешәр йорт иде. Шуңа күрә янгын калдыклары бик күп иде, аларны бүген түгеп бетереп, башка рух керттек. Комнар-ташлар алып кайтып куйгач тормыш алга бара дигәндәй күңелне күтәреп җибәрде. Аннары Урта Шөн мәчете һәрберсенә дә берәр мең кирпеч бирде.

Халыкның күңеле көр. Алар Алла кушканча, күрәчәгебез булгандыр диләр. Октябрь айларына суыклар җиткәнче өйләрне бөтен көч белән җиткереп чыгарбыз дип торабыз.

– Монда агачлар белән дә, ком һәм вак ташлар белән дә ярдәм итәсез икән. Эшмәкәрләр дә үз өлешләрен кертергә теләгән дигән хәбәр булган иде.

– Безнең авыл хакимиятендә бернинди машина да юк. Мин бүген КамАЗларны, төяүче машиналарны сорадым. Аңа шул эшмәкәрләр ярдәм кулы сузды. Алар безнең үтенечтән баш тартмый, булышырга торалар. Безнең авыл җирлегендә бик күп хосусый тракторлар бар. Янгын калдыкларын түгүдә шушы хосусый тракторлар да, эшмәкәрләрнең техникасы да катнашты.

Менә йорт салу өчен 190 шакмак метр биреләчәк. Әмма алар урманга чыгып аны кисеп, эш итеп йөрмәячәк. Безнең хәзер урманнар арендада. Аларның һәрберсендә пилорамнар бар. Без шушы 190 шакмак метрны бура, йә булмаса, брус итеп алып кайтырга ниятлибез.

– Төзелешкә килгәндә, әби генә яшәгән йорт та булгандыр, бәлки. Алар ничек төзүчеләрне үзләре җәлеп итәчәкме, әллә сез төзүчеләрне табып бирәчәксезме?

Түбән Шөн авылында янгын сүндерәләр
Түбән Шөн авылында янгын сүндерәләр
– Безнең монда 80 яшьлек Нурания апа бар. Туганнары бар, әмма анда да хатын-кызлар күбрәк дигәндәй. Үзебезчә уйлыйбыз, Нурания апага Ходай тәгалә саулык-сәламәтлек, озын гомер бирсен, без аны өйле итәчәкбез, Алла бирса. Үзебезнең шушы авыл көче белән аны гына кырыйда калдырмаячакбыз.

– Каза күргәннәргә кием җыелган, әмма авыл халкы безгә кирәкми, су басудан каза күргән Краснодар халкына җибәрегез, дип әйткән, дигән хәбәр булган иде.

– Авылга киемнәр килеп аларны кире җибәрү булмады. Кировта Краснодар ягына җибәрү өчен киемнәр җыйган булганнар. Зур күләмдә ул, КамАЗ машинасы белән. Шуны безгә җибәрикме дип сораган иделәр. Мин мондагы халык белән очрашкач, алар: "Безнең татар халкы кеше киемен кияргә дә тартына", дип әйтеп баш тарттылар. Алай да район үзәге Нократ Аланында киемнәр җыелды, кешеләр дә алып килә. Ашау-эчү дә килә. Аннары без һәр хуҗалыкка 41әр мең сум акча бирдек дип әйттем, барыбер кеше читтә калмый, районда яшәүче татары булсын, урысы да бар, килеп һәр хуҗалыкка берәр мең акча бирүчеләр дә бар. Аллага шөкер, халык бир ярдәмчел, бик булыша, шаккатырлык.

– Докуметнлары белән ничегрәк? Янгыннан документларын алып чыга алдылармы?

– Бары тик бер гаиләнең генә бөтен документлары да янып бетте. Ә калганнарда берән-сәрән генә янган. Кемнеңдер баласының туу турында таныклыгы, кайсыныңдыр машинасының язуы янган. Инде документлары янган гаиләнең паспортлары эшләнеп бетеп килә, янгынның икенче көнендә үк алар фотоларга төштеләр. Безнең үзебездә паспорт өстәле бар, җирле хакимият аларга документлары тизрәк эшләнсен өчен кулдан килгәннең барсын да эшли. Безнең өчен документлар зур проблем түгел, без аларын проблемга да санамыйбыз.

– Йортлар иминиятләштерелгән идеме?

– Безнең бу янган тугыз хуҗалыкның сигезендә кеше торган иде, ә берсе кеше яшәми торган йорт иде. Шул өйләр арасыннан бишесе иминиятләштерелгән иде. Аның буенча да эш бара. Иминиятләштерүчеләр килде, карадылар, зыянны бәяләделәр. Алар да акчаларын озакламый алачаклар.

– Бу каза авыл халкында өйләрне, милекне иминиятләштерергә кирәк дигән бер төрле фикер дә тудырмадымы?

– Әйе, чыннан да шундый фикер тудырды. Аны элек бөтенесе дә иминиятләштергәндер дип беләм мин. Соңгы елларда халык иминиятләштерүнең процентлары зур булу аркасында бу адымга бармый башлаган иде. Иминиятләштерүчеләр бу ахыргы елларда бик зур процент ала башлагач, минем уйлавымча, күбрәк югалттылар гына.

– Газ белән тәэмин итү җайга салындымы? Бу янгыннан соң сүндереп торганнар дип ишеткән идек.

– Электр үткәргеч баганаларга да ут капкач, утны да шунда ук сүндерергә туры килде. Сигез ут баганасы янды. Газ баганалары эссегә кызып бик каты кәкерәйде. Бу ут безгә 14 сәгать 29 минутта капты, утчылар килеп утны ясап, иртәнге бишкә ут бирдек. Икенче көнне газны үзебез көйләдек, җайга салдык. Ансын үзебезнең мондагы бюджеттан эшләдек, өлкә ул акчаны кайтарыр дип уйлыйбыз. Икенче көнне үк торбалар алып, аны куеп газны җибәрдек.

– Түбән Шөн авылын зур дип беләбез, 258 хуҗалык дип язып чыктылар. Димәк, авылдан яшьләр китми.

– Төрлесе яши авылда, өлкәне дә, яшьләре дә бар. 765 кеше яши анда. Безнең җирле хакимияткә өч авыл керә. Түбән Шөн уң якта булса, Саснук авылы Урта Шөннең сул ягында.

Түбән Шөн мәчете
Түбән Шөн мәчете
Безнең өлкәдә иң зур авыл җирлеге. Безнең монда 100 процент татар яши иде, соңгы вакытта гына ике-өч кеше башка милләтләр дә килеп урнаша башлады.

Безнең ике мәктәп бар, берсе - Урта Шөн авылындагысы урта мәктәп, Түбән Шөн авылындагысы тугыз еллык. Бездә гомер буе татар мәктәбе, Аллага шөкер!

Безнең Түбән Шөн авылында мәчетнең манарасы киселмәде, аңа инде 200 еллап бар.

– Авыл татар халкында элек-электән килгән бер-береңә хөрмәт, авырлык килгәндә бергәләп күтәрү, шатлыкларны уртаклашу гадәтләре белән яшиме?

– Безнең болай зур янулар да, кечкенә янгыннар да соңгы елларда булганы юк иде. Әгәр бу янгында тугыз хуҗалык булмыйча бер-ике генә йорт янган булса, без бер җирдән дә ярдәм көтмичә аларны бер атна эчендә түбә астына кертеп тә куйган булыр идек. Тугыз хуҗалык булганга халык бик нык ярдәм итте. Әйттем бит, шул арада гына 320 мең сум акчаның җыелуы ярдәмчел булуны күрсәтеп тора. Тугыз хуҗалык булса да бирешмибез, бөтен халык тырыша, бөтенесе кызгана, бездә бердәмлек бик көчле. Бездә төпле, нык һәм бик каты эшчән халык. Мондый авырлык килгәндә булышып яши торган халык бездә.

– Губернатор Никита Белых килгән вакытта сүз бу янгын турында гына бардымы?

Никита Белых авыл халкы белән сөйләшә
Никита Белых авыл халкы белән сөйләшә
– Аның төп максаты шушы янганнар белән очрашып, аларның хәлен белешү, аларга тору урыннары бармы, ашау ягы ничегрәк, медицина ярдәменең җитәрлекме икәнлеген ачыклау иде. Без барысын да ачыктан-ачык итеп әйтеп бирдек аңа. Аннары безнең Киров өлкәсендә юллар бик начар, аннары сүз юл турында булды. Ул: "Юлга да әзрәк акча бирермен, оныттырмассыз әле", дип әйтте.

Безнең үзебезнең монда муниципаль янгыннан саклану оешмасы дигән әйбер бар. Анда ике машинабыз бар, алар бик нык тузган, 1957, 1960 елгы машиналар. Берсе - ГАЗ-66, икенчесе - ЗИЛ-150. Безнең монда алар тәүлек әйләнәсендә кизү тора. Алты егет эшли анда. Губернаторга шул машинаны ничек булса да яңартып булмасмы икән дип әйттек. Ул: "Тырышырбыз яңартырга", диде. Безнең монда авыллар нык, халык көчле яши. Бу янгыннан саклау оешмасын мин үз көчем белән ачкан идем. Машиналар иске булганга бик әллә ни эшләп булмый.

– Сез берничә мәртәбә халыкның бай яшәгәнлеген әйттегез. Халык ни белән шөгыльләнә соң сездә?

– Бездә терлекчелек белән бик каты шөгыльләнәләр. Бездә печән саклый торган лапаслар бик зур, печән белән шыплап тулган иде. Ул дары белән бер. Шуның өчен дә кешеләрнең лапаслары ике минут эчендә янып бетте. Бу янгынның башыннан ахырына кадәр үзем шунда идем, бу лапаслар хәтта биш минут та түгел, ике минут эчендә көлгә әйләнде.

Бездә халык печән әзерләп терлек асрый, аларны суеп сата. Бездә умартачылык та бар. Соңгы берничә елда каз үстерү белән мавыгып киттеләр. Иң күбе дип әйтер идем мин, яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр. Кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер үстерәләр. Без өлкәдә шәхси хуҗалыклар белән беренче урында торабыз. Элек тә шулай булган, хәзер дә өлкәгә үрнәк без. Бездә кешеләрдә тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары бик күп.

Җирләр бездә үзебезнеке. Бик күп кеше үзенең пай җирләрендә шөгыльләнә. 200әр гектар җир булган кешеләр дә бар. Җирләрен эшкәртә алмаучылар үз җирләрен арендага колхозга бирде.

– Җитештергән әйберләрен, терлекләрен, казларын, яшелчәләрен сата алалармы?

Безнең 30 мең кеше яшәгән Нократ Аланы - ул шәһәр һәм шул ук вакытта район үзәге дә. Ел дәвамында без аларны тәэмин итеп торабыз. Татарстанга да чыгабыз. Безнең янда гына Кукмара районы, анда һәм Мамадышка барып сатабыз. Хәзер эрерәк фермерлар үзләренең техникалары белән Чаллыга һәм Казанга да йөртә башлады.

– Үтәме соң?

– Үтә, үтә! Әкренләп барыбер үткәреп бетерәләр. Күбесенең саклагычлары бар. Кыш көне сатканда ул кыйбатрак үтә. Кәбестәне дә өч төрлене: иртә өлгерә торганын, уртачасын һәм соң өлгерә торганын утырталар. Язга таба зур бәя булганда да сатып булсын өчен шулай итәләр. Алар җайлашкан инде. Аннары күп итеп атлар да тоталар. Татар атсыз тормый бит.

Безнең өч авылда да медицина ярдәме күрсәтү урыннары, ике авылда балалар бакчасы бар. Өч авылда да мәдәният йортларыбыз һәм китапханәләребез эшләп килә. Аннары безнең Урта Шөн авылында бик зур сәламәтлекне ныгыту үзәге - спортзал бар. Безнең өлкәдә ике генә крайны өйрәнү музее бар. Шуның берсе бездә. Ул ике катлы бинага урнашкан. Социаль яктан да бик бай яшибез, Аллага шөкер!
XS
SM
MD
LG