Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинча укытуны хурлаган өчен - мәхкәмәгә


Украин телен яклап оештырылган чара 11 июльдә Прагадагы Украина илчелеге каршында да узды
Украин телен яклап оештырылган чара 11 июльдә Прагадагы Украина илчелеге каршында да узды

Урыс телен яклаучы "Регионнар партиясе" депутаты Родион Мирошник, украинча укыту "недораса" тәрбияләүгә китерә дигәнрәк белдерү ясаган иде. Бу сүзләре өчен ул мәхкәмә алдына басачак.

Украина халык партиясенең Лугански өлкәсе бүлекчәсе башлыгы Валентин Ткалич өлкә шурасы депутаты, "Регионнар партиясе" вәкиле Родион Мирошникны мәхкәмәгә бирде. Сәбәбе – Мирошникның 6 июльдә өлкә шурасы утырышында әйткән сүзләре.

“Димәк без бу телдә (украин телендә) балаларны укытсак ниндидер “недораса” үстерәбез булып чыга. Бу кешеләр урыс, инглиз һәм башка телләрдә булган ни кадәр мәгълүматне ала алмаячак. Без яшьләрне белемнән мәхрүм итәбез. Дәүләт ярдәме белән украин теле дә үссен, әмма аерым шартларда түгел, ә Украинадагы башка телләр белән көрәш шартларында”, дигән иде Мирошник Украинаның кайбер өлкәләрендә урысчага рәсми тел статусын бирүче канунны хуплап ясаган чыгышында.

Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүче Ткалич үзе дә украин мәктәбендә белем алган. Мирошник “недораса” дип атаучылар арасында үзенең дә булуын искә алып ул депутатны ватандашлар хокукларын бозуда гаепли.

“Мирошникны мин күптән беләм, әмма соңгы араларда ул чамадан чыкты. Мин аннан акча түләтергә теләмим. Бары тик аның гаепле булганы раслансын һәм ул үз балаларын украин мәктәпләрендә укыткан ата-аналар өчен гафу үтенсен”, диде Ткалич.

Узган атнада “Права Справа” исемле иҗтимагый оешма рәистәшләренең берсе Дмитрий Снегирев та Мирошникны “недораса” сүзе өчен милләтара дошманлык тудыруда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде.

Менә инде берничә ел Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре мәктәпләрдә урыс теленә игътибарның аз булуына шикаять белдереп килә. Гәрчә, 2011 елда бирелгән БДИ нәтиҗәләре Татарстанда укучыларның рус телен Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда яхшырак белүен дә күрсәткән иде. Узган ел Татарстанда урыс теленнән уртача балл 62,4 булса, Русия буенча – 60 балл булды. Казандагы 60лап ата-ана Русия мәгариф министрына татар теленә каршы ачык хат та язды.
XS
SM
MD
LG