Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстанда Израил туристлары утырган автобус шартлатылды


Болгарстанның Бургас һава аланында Израил туристлары утырган автобуста шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булды, 30лап кеше яраланды.

Болгарстан тышкы эшләр министры Николай Младенов Израил министры Авигдор Либерманга автобуска бомба куелган булган, дип белдерде. Автобуста Тель-Авивтан килгән туристлар булган. Младенов Болгарстанның җинаятьчеләрне табар өчен барысын да эшлиячәген әйтте.

Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу шартлауны оештыруда Иранны гаепләде. Бургастагы шартлау күптән түгел Таиланд, Һиндстан, Грузия, Кения, Кыпрыс һәм башка илләрдә Израил туристларына булган һөҗүмнәрнең чираттагысы, диде.

АКШ президенты Нетаньяһу белән телефон сөйләшүендә террор һөҗүмендә һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.
XS
SM
MD
LG