Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә автобус казасында Русиядән 12 туристка зыян килде


Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, бу каза иртәнге җиденче яртыда Анталия төбәгендәге Серик шәһәре янында булган. Русия туристлары утырган автобус һава аланына юл тоткан булган.

Беренче мәгълүматларга күрә, йөртүче йоклап киткәч автобус юл кырыена чыгып канауга төшкән.

Җирле хакимият автобуста 41 турист булуны белдерә. 12 кешегә зыян килгән, бер хатын-кызның аяклары сынган.

Аларның барсы да Анталия хастаханәләренә җибәрелгән. Күптән түгел генә Төркиядә туристларга медицина ярдәме күрсәтү дәүләт бюджетыннан булачагы турында канун көчкә керде.
XS
SM
MD
LG