Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау татар балалары мөселманча ял итте


Шифаханәдә Лилия Шәмсетдинова үз балалары белән
Шифаханәдә Лилия Шәмсетдинова үз балалары белән

Рамазан ае башланыр алдыннан яшь әниләр балалары белән Ижау шәһәренең бер шифаханәсендә мөселманча ял итеп алды.

Беренче тапкыр Ижау шәһәрендә балалар һәм яшь әниләргә бер шифаханәдә ял итү мөмкинлеге тудырылды. Балаларны да сәламәтләндерү, әниләргә дә бераз ял оештыру ниятеннән ул чыгымнарны бер мөселман кешесе үз кесәсеннән түләгән. Ялны оештыруны үз җилкәсенә Назыймә ханым Ихсанова алган.

“Якшәмбе мәктәбе тәмамланды. Бер мөселман кешесе балаларга тагын ял булсын һәм аны башкача оештырырга кирәк, дип шифаханәгә биш көнгә ял оештыру мөмкинлеген тапты. Балалар һәм яшь әниләр дәваланып ял итсен өчен биредә барлык мөмкинлекләр дә бар. Пешерүче үзебезнең милләт кешесе. Хәләл ризык әзерли”, диде Назыйма ханым.

Шифаханә хезмәткәрләре мөселманнарның сәламәтлеген ныгыту һәм ял итүне оештыру тәкъдимен теләп кабул иткән. “Биредә сабыйлар һәм яшь хатын-кызлар төрле дәвалану процедуралары ала, аралаша”, диде өч баласы белән биредә ял итүче Лилия Шәмсетдинова. Үзенә дә, балаларга да биредә бик ошаган. Шундый яллар булса, тагын килергә риза.

Лилия Асылмәрдәнова
Лилия Асылмәрдәнова
Дөрестән дә, балаларның сәламәтлеген саклау өчен биредә инде тәҗрибә тупланган: шифаханәдә күп еллар “Бала һәм ана” дип аталган махсус яллар оештырыла. Балалар табибы Лилия Асылмарданова мөселманча киенгән кызларны тикшергәндә ислам кануннарын бозмаска тырышкан. Табиб балаларның да үзләрен әдәпле, тыйнак тотуларын билгеләде.

Балалар шифаханәдә каралган төрле-төрле дәвалану ысулларын алган. Шуларның берсе – тоз бүлмәләре. Алар үпкә, тамак чирләрен дәвалау, сулыш юлларын чистарту өчен бик файдалы.

Ләйсән Газизова
Ләйсән Газизова
Яшь дин кардәшләребезгә ислам кануннарын үтәү өчен барлык мөмкинлекләр дә булды. Дәресләр алып бару өчен дә шифаханәнең конференц-залында урын бирелгән. Алар көн саен бирегә дин сабагына йөрде. Рамазан ае башлануын исәпкә алып, дин сабагын укытучы Ләйсән Газизова балаларга әлеге айның фазыйләтләрен аңлатты. Бу дәвердә тыелган һәм рөхсәт ителгән гамәлләр балалар күңеленә сеңдерелде.

Кызлар дәресләрдә дә актив катнашкан, берсен берсе уздырып укытучы апалары сорауларына җаваплар да биргән. Дәресләр белән чиратлашып оештырылган уеннар, дәвалану, һәм тәмле ризыклар белән сыйлану аларга бик ошаган.

Мөселман балалары шифаханәнең тоз бүлмәсендә
Мөселман балалары шифаханәнең тоз бүлмәсендә
Шифаханәдә хәләл ризык белән туклану иң беренче таләп. Бу да хезмәткәрләрдә проблем тудырмаган. “Балалар өчен ризыкларны сыйфатлы итеп пешерү һәм төрлеләндерү - пешерүчеләрнең бурычы, алар аны бик төгәл үти”, диде Назыймә ханым Ихсанова.

Биш көнлек ял балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошаган.

Киләчәктә биредә мөселман гаиләләре өчен сәләмәтләндерү яллары оештыру да күздә тотыла. Тик бер шарт - төркемнәр ун кешедән дә ким булмаска тиеш.
XS
SM
MD
LG