Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәмәгать телевидение"сен татардан Шәймиев һәм Мөхәммәтшин багачак


Рәфыйк Мөхәммәтшин
Рәфыйк Мөхәммәтшин

"Җәмәгать телевидениесе"ннән мөселманнарга да, Татарстанга да файда булыр, ди аның шурасына кертелгән Рафик Мөхәммәтшин.

Русия Президенты Владимир Путин “Җәмәгать телевидениесе" шурасы әгъзаларын раслау турындагы” фәрманын имзалады. Шурада барлыгы 25 кеше, шулар арасына Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм Русия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин дә кергән.

Путин карары нигезендә, “Русия Җәмәгать телевидениесе"нең баш мөдире итеп танылган журналист Анатолий Лысенко билгеләнде.

Башта шурага 19 кеше генә кертү каралган, әмма Путин 25 дәгъвә кылучыны да анда калдырган. Шура 5 елга сайлана. Мөхәммәтшин һәм Шәймиевтән кала, исемлектә Урыс праваслау чиркәвенең белем бирү комитеты рәисе урынбасары, протоиерей Максим Козлов, журналист Владимир Соловьев, язучылар Сергей Минаев һәм Дарья Донцова, актер Олег Табаков, режиссер Карен Шахназаров һ.б. бар.

Җәмәгать телевидениесе идеясе Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведев тарафыннан кабул ителде. Дәүләт ярдәме белән башкарылса да, аны бәйсез телеканал итеп игълан иттеләр. Телевидение эшчәнлеге 2013 елның 1 гыйнварында башланыр дип көтелә.

Бу телевидениенең киләчәк эше хакында Русия ислам университеты ректоры, Шура әгъзасы Рафик Мөхәммәтшин әлегә өметле карашларда тора.

– Рафик әфәнде, сезнең бу телевидение шурасына керәчәгегез билгеле идеме?

– Әлбәттә. Анда эләгү өчен Җәмәгать пулаты сайтында документларны тутырасы иде. Ялгышмасам, 93 кеше гариза биргән иде. Шуннан соң гына исемлекне кыскартып президентка тапшырдылар. Мин дә документларымны бирдем. Һәрхәлдә сайлап алу процессына гына шигем бар иде. Үземнән торганның барысын да эшләдем.

– Шурада ике Татарстан кешесе бар. Аннан берәр нинди файда күреп булырмы?

– Алдан ук уйланылгандыр инде ул. Мәсәлән, миннән кала, шурада бүтән ислам дине әһеле юк. Конфессиональ принциплар да күздә тотылган, мөгаен. Шушы проект аякка басып эшләп китсә, моңардан Татарстанга да файда булыр дип уйлыйм. Кергәндә Татарстан, ислам дине турында уйланып бардым.

Матбугатта моның хакта пессимистик та, оптимистик фикерләр дә бар. Әмма керер алдыннан бу эшне тәфсилләп өйрәндем. Мондый төр телевидение бөтен демократик илләрдә дә бар. АКШта, Канадада, Австралияда бар, ә Британиядә әнә ВВС эшләп килә. Бу гражданлык җәмгыятенең бер формасы. Әгәр җәмәгать телевидениесе хөкүмәт өчен түгел, ә үз хисабына эшләсә, аннан җәмгыять өчен зур файда булыр дип уйлыйм.

– Телевидениене ачу башында хөкүмәт тора. Аның идеологиясе нинди булыр?

– Эшләп китәр алдыннан дәүләт акча бирә дигән сүз бик күп кешедә шик уятты. Әмма җәмәгать телевидениесе беренче көннән үк үз акчасын туплап эшләп тә китә алмый инде. Алга таба үзләренең финанс чыганакларын булдырып, эшләп китсә, ул чын мәгънәсендә җәмәгать телевидениесе булыр. Әгәр дәүләт биргән акчага утырса, башка күп каналлар арасындагы бер канал булып калыр.

– Шура составында иҗади шәхесләрдән тыш, дини һәм сәяси шәхесләр дә бар. Шурага Миңтимер Шәймиевнең керү максатын нидән күрәсез?

– Төп таләпләрнең берсе – дәүләт структурасында эшләгән кеше булырга тиеш түгел иде. Әмма Шәймиевкә тәкъдим иткәч, каршы килә алмаган, мөгаен. Аның риза булуы очраклы түгел, Татарстан мәнфәгатьләре өчен дә яхшы бит инде. Ул Русиядә абруйлы, тәҗрибәле сәясәтче, шурада аның фикере үтәр дип уйлыйм. Аның керүен яхшы дип саныйм, үзенең яхшы киңәшләрен бирер. Ул бит Русия күләмендәге сәясәтче, аның фикерләү масштабы бар.

Җәмәгать телевидениесе шурасы телевидение эше белән шөгыльләнмәячәк. Аның өчен менеджерлар, журналистлар бар. Беренче чиратта, шура идеологиягә басым ясар дип уйлыйм. Идеологиясе нинди булырга тиеш, тапшырулар юнәлеше, милли сәясәт, дин беръяклы гына яктыртылмыймы – шураның төп максаты шуны билгеләүдән гыйбарәт дип уйлыйм.

– Сез җәмәгать телевидениесенең баш мөдире итеп Анатолий Лысенко куелуыннан канәгатьме?

– Лысенко, әлбәттә, тәҗрибәле шәхес. Телевидениегә карата үз позициясе булыр дип уйлыйм. Дөрес, аңа инде 75 яшь. Актив эшчәнлек алып бара алырмы? Яше дә бар бит инде.

– Сез дә, Миңтимер Шәймиев та телевидениедән ерак торган кешеләр. Шәхсән сез бу телевидениедә нәрсә күрергә теләр идегез?

– Мин телевидениенең бөтен эшчәнлегенә керергә җыенмыйм. Ул каралмаган да. Биредә телевидение идеологиясе хакында сүз бара. Шура – телевидение алып барган сәясәтне билгеләргә тиеш. Аның составы да бик чуар күренә. Әгәр анда бары тик профессионалларны гына кертеп утыртсалар, ялгыш булыр иде. Һәм аның чуар булуы дөрес, чөнки, анда бу өлкә белгечләре генә керергә тиеш түгел. Мин күрмәгән әйберне башкалар күрсә, объектив яктан фикер тупланырга мөмкин. Әлбәттә, скептик фикерләр дә ишетелде: имеш, кемнәр генә юк анда. Ләкин эчтәлек ягын профессионаллар гына чишә алмый.
XS
SM
MD
LG