Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Вәлиулла Ягъкубны соңгы юлга озатты


Казан Вәлиулла Ягъкубны соңгы юлга озатты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:39 0:00
йөкләү

Татарстан халкы кичә үз өе керешендә атып үтерелгән дин эшлеклесе Вәлиулла Ягъкубны соңгы юлга озатты. Мәрхүмнең җеназа намазы үзе имам-хатыйб булган Апанай мәчете ишегалдында укылды.

Җеназага кадәр үк Апанай мәчете урамы көчле сак астына алынган иде. Әлеге урамга машиналар кертелмәде. Кешеләр документ тикшерелеп уздырылды. Җеназа чарасы вакытында мәчет тирә-ягында иминлек хезмәткәрләре сакта торды.

Җеназада хөкүмәтне премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров вәкиллек итте. Ләкин хакимияттән чыгыш ясаучылар булмады. Теләгән һәркемгә сүз бирелде. Чыгыш ясаучылар мәрхүмне уңай яктан искә алды, аның эшләгән эшләренә бәя бирде һәм татар халкын бердәм булырга өндәде.

Җеназа намазын Җәлил хәзрәт Фазлыев укытты.

Мәрхүм Казанда Мәрҗәни мәчете каршындагы мөселман зиратына җирләнде.
XS
SM
MD
LG