Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Вәлиулла Ягъкубны искә алалар


Вәлиулла Ягъкуб
Вәлиулла Ягъкуб

Бер ел элек диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб атып үтерелде. Иртәгә аның каберенә таш куелачак.

Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, «Иман» нәшрияты мөдире, мәгърифәтче Вәлиулла Ягъкуб узган елны иртәнге сәгать унда Казанда үзе өеннән чыкканда атып үтерелде. Бүген Татарстан мөселманнары Вәлиулла хәзрәтне искә ала, иртәгә аның каберенә таш куела.

Ягъкуб Казанда Мәрҗәни мәчете каршындагы мөселман зиратына җирләнде. Аны соңгы юлга озатуга бик күп кеше җыелган иде. Җеназага килгән кайбер дин әһелләре аның үтерелүе сәбәпләре турында үз фикерләрен җиткерде.

Бөтенрусия мөфтияте голәмәләр шурасы рәисе Фәрит Салман: “Вәлиулла Ягъкубның Шагбан һәм Рамазан кебек ике изге ай арасында үлүе, аның шәһит мәртәбәсенә ирешүен күрсәтә”, диде.

Фәрит Салман Вәлиулла Ягъкубны ваһабчылар үтерде, дип белдерде.

“Кулымда бу җинаятькә кагылышлы аерым дәлилләр булмаса да, җинаятьне оештыру юллары моны ваһабчылар үтерүен күрсәтеп тора. Аларның Вәлиулла хәзрәткә һәм башка кешеләр белән бергә миңа да интернет аша янаганнары булды. Тикшерү эше тәмамланып бу җинаятьне ваһабчылар эшләмәгәнлеге ачыкланса да, мин моңа ышанмаячакмын”, дип белдерде Фәрит Салман җеназада.

Фәрит Салман: Вәлиулла Ягъкубны ваһабчылар үтерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:05 0:00
йөкләү

Ул чакта Татарстан мөфтие урынбасары булган, хәзер Русия Ислам университеты хезмәткәре Габдулла Әдһәмов Вәлиулла хәзрәтнең үлеме Татарстан Диния нәзарәте өчен бик зур югалту булуын белдерде.

Габдулла Әдһәмов: “Вәлиулла Ягъкубны үтерүченең мөселман дине белән бернинди бәйләнеше юк”, дигән иде.

 Габдулла Әдһәмов: Үтерүче мөселман түгел
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00
йөкләү

Татарстанның элекке мөфтие Госман Исхакый: “Шатлыклы Рамазан аенда Вәлиулла хәзрәтнең үлеме бар кешене дә тетрәтте”, диде.

“Бу эшне мөселманнар эшләмәде. Без 13 ел буена Вәлиулла хәзрәт белән бергә эшләдек. 13 ел буена бер-беребезгә яман сүзләр әйтешмәдек. Ул кайбер вакытларда мине сәяси авырлыклардан да коткарып калды. Ихласлы иде. Намазын да вакытында укый иде”, дип белдерде Госман исхакый җеназада Вәлиулла Ягъкуб турында фикерләре белән уртаклашып.

Госман Исхакый: Вәлиулла хәзрәтнең үлеме бар кешене тетрәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG