Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ягъкуб җитәкләгән "Иман" үзәгенә яңа җитәкче сайланды


Валиулла Ягъкуб җитәкләгән “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенең яңа җитәкчесе итеп Наил Гарипов сайланды. Бу хакта Казан матбугаты хәбәр итә.

“Иман” ислам үзәгендә Валиулла Ягъкуб исемендәге музей оештырырга ниятлиләр. Анда аның китаплары, кулъязмалары, фото һәм видео сурәтләре урын алачак.

Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, китаплар чыгаручы, элекке мөфти урынбасары булган Валиулла Ягъкуб 19 июль көнне Казанда өенең ишек алдында атып үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG