Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Идел-Хаҗ" җитәкчесе сак астында кала


Рөстәм Гатауллин
Рөстәм Гатауллин
Казанның Вахитов район мәхкәмәсе "Идел-Хаҗ" ширкәте идарәчеләр шурасы җитәкчесе Рөстәм Гатауллинны сак астында тоту карарын чыгарды. Ул мөфти Илдүс Фәизны үтерергә омтылуга һәм Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Валиулла Ягъкубның үтерелүенә катышы булуда шикләнелә.

Гатауллинның яклаучысы Марина Еникеева интернет агентлыкка аңлатма биргәндә,
гаепләүче якның ике көндә җитәрлек дәлилләр җыярга вакыты булмавына игътибарны юнәлтте. Ул тоткарлаулар заказ белән эшләнә, дип белдерде.

Яклаучы мәхкәмә карарына каршы шикаять бирәчәген хәбәр итте.

Рөстәм Гатауллин дини җитәкчеләргә булган һөҗүмнәрдән соң тоткарланган иде.
XS
SM
MD
LG