Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дин әһелләренә һөҗүмнәргә бәйле тагын бер кеше сак астына алынды


Казанның Вахитов район мәхкәмәсендә тагын бер кеше сак астына алынды. Бу хакта мәхкәмә вәкилләре хәбәр итте. 30 яшьлек Рөстәм Кашапов мөфти Илдүс Фәиз һәм Дини нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Валиулла Ягъкубка һөҗүмнәр оештыруда шикләнелә.

Шундый ук гаепләү белән бүген Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе “Идел Хаҗ” ширкәте баш идарәчесе Рөстәм Гатауллинны сак астында калдырды.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, тоткарланган тагын 4 кеше иреккә чыгарылмады.

Дин әһелләренә һөҗүмнәр Казанда 19 июльдә булган иде.
XS
SM
MD
LG