Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф мәчетендәге чыганак: Рамил Юныс чираттагы ялга китте


Кол Шәриф мәчетендәге чыганаклар имам Рамил Юнысның Татарстаннан качып китү хәбәрен һәм аның соңгы һөҗүмнәргә бәйле булу хакындагы шикләнүләрне кире кага.

Рамил Юныс алдан планлаштырылган ялга китте, дип әткән “Татар-информ” агентлыгына мәчеттәге исемсез чыганак.

Башка чыганак аның хөкүмәт программы белән Лондонда инглизчә өйрәнергә җыенган булуын хәбәр итте.

Элегрәк Русия мәгълүмат чаралары мөфти Илдүс Фәиз белән каршылыкка керүен искә алып, аның Казаннан Лондонга качып китүе турында язып чыкты.
XS
SM
MD
LG