Accessibility links

Сүриянең Алеппо каласында каты бәрешләр бара


Сүриядә башкаладан соң икенче зур шәһәре Алеппода каты бәрелешләр бара. Хөкүмәт гаскәрләре ракеталар белән һәм артиллерия коралларыннан ата. Баш күтәрүчеләр әйтүенчә, кайбер урыннарны боралактан утка тоталар. Сишәмбе атышларында кимендә 33 кеше һәлак булды.

Элегрәк Алеппода төрмәдә тоткыннарның баш күтәрүе вакытында 9 кеше һәлак булды. Хомс төрмәсендә дә чуалышлар булды, анда да атышлар булуы турында хәбәр ителә.

Хокук яклаучылар төрмәләрдә вәзгыятьне бик начар дип бәяли һәм халыкара җәмәгатьчелекне "күпләп үтерүне" туктатырга чакыра.

Үрдүн хакимиятләре Сүрия ягынан ил чиген соңгы 3 көндә 5 мең кеше үтте, дип белдерде. Моңарчы Үрдүндә 140 мең Сүрия качагы сыену тапкын иде.

Сишәмбе көнне Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Эрдоган Сүрия оппозициясенә җиңүгә күп калмады, дип әйтте. Аңа җавап итеп Иран армиясе башлыгы урынбасары Мәсгүд Җәзәири, Сүрия беректәшләре көч кулланып хакимият алмаштыруга юл куймачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG