Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлары 1987 ел Мәскәүдә булган урам җыенын искә ала


Кырымтатарлары 1987 елда Мәскәүдә узган тыныч урам җыенын искә ала. 25 ел элек кырымтатарлары һәм хокук яклаучылар Мәскәүдә 27 сәгатьлек тыныч урам җыены уздырып ул чактагы совет җитәкчелеге белән очрашуга ирешә.

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә кырымтатарларының ватаннарына кайту мөмкинлеге ачыла. 1989 елда татарлар Кырымга кайта башлый.

Бүген Акмәчет китапханәсендә ул чорның вакыйгаларына багышланган фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды.

Кич Мәскәү вакыйгаларында катнашкан кырымтатарлары Акмәчетнең Ялта урамында төзелүче Зур мәчет янында җыелып хәтирәләре белән уртаклашачак.

Соңыннан алар барысы да Кырымтатарларының милли мәҗлесе һәм Кырым мөфтияте оештырган ифтар ашында катнашачак.
XS
SM
MD
LG