Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар корылтае Украина Радасына намзәтләр тәкъдим итте


Кырымтатарларның V корылтае
Кырымтатарларның V корылтае

21-22 июль көннәрендә Акмәчеттә узган кырымтатар халкы корылтаенда мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев Украина Югары Радасына депутатлыкка намзәт итеп күрсәтелде. Икенче намзәтлеккә аның беренче урынбасары Рифат Чубаров тәкъдим ителде.


Акмәчеттә узган кырымтатар халкының V корылтаеның дүртенче (соңгы) сессиясе пикеттан башланды. Кырымтатар театры каршында йөзгә якын кырымтатар мәҗлес җитәкчелегенә, аның сәясәтенә каршы пикет уздырды. Пикетның оештыручысы «Поколение - Крым» кырымтатар җәмәгать оешмасы рус телендә язылган “Мы не хотим в оппозицию”, “Мы выступаем в поддержку курса президента!”, “Нет союзу с оппозицией” кебек шигарләр тотып тордылар. Мостафа Җәмилевне гаепләгән граффити язулар хәтта театр бинасында бар иде.

Ә инде пикетны оештырган «Поколение- Крым» оешмасы рәисе, корылтай делегаты Руслан Бальбекны корылтай оештыручылары бинага кертмәгәннән соң пикетчылар ишекләргә таба бер штурм ясарга омтылганда, аларны полиция туктатты. Моннан соң пикетчылар йомырка һөҗүме үткәрде.
Кырымтатарлар мәҗлес җитәкчелегенә, аның сәясәтенә каршы пикет уздырды
Кырымтатарлар мәҗлес җитәкчелегенә, аның сәясәтенә каршы пикет уздырды
Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев рәис вазифасыннан инде берничә елдан бирле китәргә әзерләнә. Корылтайда ул бу хакта сөйләмәсә дә, депутатлыкка намзәт итеп киләчәктә булачак мәҗлес рәисе намзәт итеп күрсәтелсә, яхшы булыр иде, диде. Бу вазифада аның Рифат Чубаровны күргәне беркем өчен дә сер түгел. Ләкин Чубаровка оппонент булган мәҗлес рәисенең тагын бер урынбасары Рәмзи Ильясов корылтайда ясаган чыгышында Җәмилевнең бу фикеренә каршы булуын әйтте. Ике вазифада бер кеше булуы хакында бернинди шарт юк, Корылтай бу хакта карар да чыгармады. Депутат итеп һәрбер делегатның намзәте күрсәтелә ала, диде ул. Рәмзи Ильясов киләчәктә депутат булырга ашыкмаса да, мәҗлес рәисе вазифасы өчен Чубаровка төп конкурент була ала. Мостафа Җәмилев исә бу вазифада үзенең авылдашы Рифат Чубаровны күрә.
Кырымтатарлар мәҗлес җитәкчелегенә, аның сәясәтенә каршы пикет уздырды
Кырымтатарлар мәҗлес җитәкчелегенә, аның сәясәтенә каршы пикет уздырды

Корылтайда Украина Югары Радасына октябрь аенда узачак сайлауларда кырымтатарлар кайсы сәяси көч өчен тавыш бирәчәкләре, фирка исемлегендә кырымтатарлардан бу сайлауларда кем күрсәтеләчәге, кырымтатар халкы гимнының текстына үзгәрешләр, корылтайга яңа делегатларны сайлау мәсьәләләре каралды.

Гимнга үзгәрешләр кертелмәячәк

Ике көн дәвам иткән корылтай гимнга үзгәрешләр кертү тәкъдимен кире какты. Бу мәсьәләне күзәтергә килгән Төркия, Румыния, АКШтагы кырымтатар диаспорасы вәкилләре бу карар белән канәгать калды, чөнки инде берничә айдан бирле интернетта диаспора гимнга үзгәрешләр кертүгә каршы булуын белдереп килде.

I корылтай рәисе Номан Челебиджиханның «Ант иткәнмен!» шигыре нигезендә 1918 елда язылган бу текст бүгенгә кадәр гимн буларак яңгырап килә иде. 2005 елда бер төркем кырымтатар язучылары "бу шигырь гимн буларак язылмаган, анда гимнга килешмәгән сүзләр бар" дип Номан Челебиджиханның шигырендә ике юлны үзгәртергә тәкъдим иткән иделәр, ләкин бу мәсьәлә ул вакытта каралмаган иде.

Корылтайның яңа чакырылышына делегатларны сайлау принципы да искечә калды. 250 делегатның 200е мажоритар рәвештә, ә 50 делегат фирка һәм оешмалар исемлекләре нигезендә сайланачак.

Кырымтатарлары октябрь аенда Украинада узачак парламент сайлауларында кайсы сәяси көч өчен тавыш бирәчәкләр дигән мәсьәләне делегатлар мәҗлес карамагына калдырсалар да, мәҗлес украин оппозициясе исемлекләрендә депутатлыкка узачак урында ике намзәтне күрә. Ә оппозиция 100 процент узачак тик бер урынны бирә. Икенче урын исә узу-узмау дәрәҗәсендә. Корылтайның бу мәсьәләне мәҗлес карамагына калдыруы да кырымтатарларның оппозиция белән намзәтләрнең урыны өчен бер уен кебек тоела. Аның өчен корылтай да, мәҗлес тә кырымтатарлары нинди сәяси көч өчен тавыш бирәчәкләрен әле игълан итми тора.
Театр бинасында Мостафа Җәмилевне гаеплегән язулар
Театр бинасында Мостафа Җәмилевне гаеплегән язулар

Ләкин тәҗрибә шуны да күрсәтә: Украина Югары Радасында бер, ике яки ун кырымтатар депутаты буламы-юкмы, бу кырымтатар мәсьәләсенең хәл ителүенә тәэсир ясаячак күрсәткеч түгел. Кырымтатарларның сөргендә чакта да хәтта Советлар берлегенең Югары шурасында, Үзбәкстан Югары шурасында, җирле шураларда депутатлары бар иде. Халык мәсьәләләрен алар хәл итми иде. 1987 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда кырымтатарлар митинглар уздырганчыга кадәр Кырымга кайту мәсьәләсе кузгалмады. Украинада да шулай.

Хәзер кырымтатарларның меңгә кадәр авыл, шәһәр шураларында, Кырым Югары Радасында (йөз депутатның җидесе кырымтатар) депутатлары бар, ә мәсьәләләр кирәкле дәрәҗәдә хәл ителми. Сәбәбе - кырымтатар депутатларының санында түгел. Сәбәбе - Украина дәүләт буларак узган 20 елда кырымтатарларга карата үз позициясен игълан итмәде, бернинди канун да кабул итмәде. Позиция, канун булса, кырымтатарлардан депутат бармы-юкмы, вазгыять үзгәрә алыр иде. Ә хәзерге көндә Украина кырымтатарларны Кырымның асыл халкы итеп танырга да куркып тора дияргә мөмкин. Димәк, Украинада хакимияткә нинди генә сәяси көч килсә дә, кырымтатарлары мәсьәләсендә булган «демократия» үзенчәлекле бер демократия булып кала.

Кырымтатарлар мәҗлес җитәкчелегенә, аның сәясәтенә каршы пикет уздырды
Кырымтатарлар мәҗлес җитәкчелегенә, аның сәясәтенә каршы пикет уздырды
XS
SM
MD
LG