Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүрия белән чик буен йөк машиналары өчен япты


Сүрия оппозициясе яклы хокук яклау оешмасы Алеппо шәһәрендә узган төндә һәм бүген иртән хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында каты бәрелешләр булды, дип хәбәр итте. Бүген башкала Димәшкнең төньяктагы бистәләре утка тотылды, йөзләгән гаилә өйләрен ташлап китте.

Төркиянең таможня һәм сәүдә министры Һаяти Языҗы Төркия аша Сүриядән башка илгә китүче машиналар өчен юл ябылды, дип белдерде. Ике ил арасында 911 чакрымга сузылган чик буенда ике тикшерү ноктасы хәзер гыйсьянчылар контролендә.

БМО качаклар идарәсе, Төркия рәсмиләре сүзләренә нигезләнеп, чикләр качаклар өчен ачык кала, зур йөк машиналары өчен генә ябыла, дип хәбәр итте.

Бүгенге көндә Төркиядә Сүриядәге көч кулланудан качкан 42 меңләп кеше бар, дип исәпләнә.

Чәршәмбе көнне Русия тышкы эшләр министры урынбасары Геннадий Гатилов, Сүрия режимы үзенең химик коралының ныклап сакланган булуына ышандырды, дип белдерде. Бу мәсьәләдә Русия дә Сүрия җитәкчелегенә “ашыгыч ярдәм күрсәтә”, диде Гатилов, әмма тулырак мәгълүмат бирмәде.

Дүшәмбе көнне Сүрия тышкы эшләр министрлыгы урынбасары Җиһад Макдисси илдә химик корал бар, дип белдергән иде. Үз белдерүендә министрлык рәсмие президент Башар Әсадның ул коралны үз халкына каршы кулланмаячагына ышандырды. “Химик корал читтән һөҗүм була калса гына кулланылачак”, диде Макдисси.

Көнбатыш һәм Израил химик коралның сугышчылар кулына эләгү ихтималына борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG