Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Җәмигъ мәчетендә көн дә ифтарлар уза


Ахшам намазына жыелган хатын-кызлар
Ахшам намазына жыелган хатын-кызлар

Ислам динен тотучылар Рамазан аеның беренче атнасын ураза тотып, Коръән укып, дога кылып, ярдәмләшеп уздырды. Мәчетләргә ифтарларга ураза тотучылар күпләп җыелды. Алар тәрәвих намазын дин кардәшләребез белән бергәләп укырга омтылды.


Рамазан аенда Ижау Җәмигъ мәчетенә ахшам намазына алдан килеп, белем туплап, намазларны бергә уку гадәткә керде. Биредә яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Кәлимулла абый Ибраев һәм Рәхимҗан абый Мәһдиев өлкән яшьтә. Бүген берүзләре генә яши. “Шуңа да ифтарларга мәчеткә йөрү бик җайлы”, ди алар.

Кәлимулла ага дин нигезләрен үзе китаплардан өйрәнгән. Рәхимҗан ага Мәһдиев дин сабагын мәчеттә, Фаиз хәзрәт укып кайткач, аның дәресләренә йөреп алган.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин
Әтиләре янында кечкенә генә сабыйларның утырып намаз укуы да мәчетләрдә еш күренеш. Алар изге Рамазан ае турында мәгълүматлар да ала, мөселманнарның әлеге айга карашы да алар күңеленә сеңеп калачак.

Рамазан ае – мөселманнарның ел дәвамында башкарган гамәлләренә нәтиҗә ясау ае да әле. “Ул һәр мөселман кешесенең иманын ныгыта, әхлагын күтәрә, яхшы сыйфатларын арттырырга тиеш”, диде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Рамазан ае – изгелек кылу ае да. “Мөселманнар ураза тотып кына чикләнергә тиеш түгел, фитр сәдакасын, зәкят бирүне дә исләрендә тотарга тиеш”, диде Фаиз хәзрәт.

Зәмфирә Нәфыйкова
Зәмфирә Нәфыйкова
Ижау Җәмигъ мәчетенә көн сан өч йөзләп дин кардәшебез ифтарларга җыела. Биредә аш пешерүчеләр дә күп еллар ураза тотучыларны тәмле ризыклар белән сыйлый. Уникенче ел мәчет ашханәсендә пешекче вазифасын Зәмфирә апа Нәфыйкова үти.

Ел саен ураза вакытында дин кардәшләребез чиратлашып биредә ифтарлар уздыра. Быел да Рамазан ае керер алдыннан ук барлык көннәргә дә язылып куйганнар. “Башка дин кардәшләребез җиләк-җимеш, ипи, татлы тортларны, чәй-тәмнәрен китереп торалар”, диде Зәмфирә апа Нәфыйкова.

Авыз ачарга вакыт җиткәнче, күптән алдан инде өстәлләр әзер. Плитәдә шулпа кайнап тора. “Ифтарга токмачлы аш булачак”, диде Зәмфирә апа.

Ашханәдә эшләүче апалар уразада. Эссе көннәрдә бүлмә җылына. Яшьләре дә олы бит инде. Шулай да аш әзерләүдә пешекчеләргә әлегә кыенлыклар кичерергә туры килмәгән.

Галия Хәйретдинова өстәл әзерли
Галия Хәйретдинова өстәл әзерли
Галия апа Хәйретдинова ураза тотучыларга авыз ачарга ризык әзерли.Аерым тәлинкәләрдә хатын-кызлар һәм ир-атлар залына тапшыра.

Ахшамга чакырып азан яңгырады. Апалар әзерләп китергән хөрмәләр белән ураза тотучылар авыз ачты. Намаз укыды.

Дин кардәшләребез ахшам намазын укыгач, ашыкмыйча гына ашханәгә юл алды. Рамазан аеның беренче атнасы шулай узды.
XS
SM
MD
LG