Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кэмерон: Олимпиадада беренче урында иминлек мәсьәләсе тора


Британия премьер-министры Дәвид Кэмерон илнең икътисади кыенлыкларына карамастан, Британия Олимпиаданы тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәк, дип белдерде.

АКШ президенты урынына нәмзәт Мит Ромни, Британиядә сәфәрдә булганда, ил Олимпиадага әзер түгел дип, борчылу белдергән иде. Мисал итеп ул иминлек өчен җаваплы оешманың тиешле санда хезмәткәрләр әзерли алмавын әйтте.

Ромни 2002 елда Солт Лейк Ситидагы Олимпия уеннарын оештыру комитеты башлыгы булган.

Британия хөкүмәте башлыгы матбугат очрашуында, уеннарның иминлеген тәэмин итү оештыручылар өчен иң мөһим мәсьәлә булып тора, дип белдерде.

Ул шулай ук, Кытай хатын-кыз футбол такымының Колумбия белән уены вакытында экраннарда Көньяк Корея байрагы күрсәтелүе өчен гафу үтенде.
XS
SM
MD
LG