Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин Якын Көнчыгышка рәсми сәфәрен башлады


Беренче булып ул Израилгә килде. Нетанья каласында Русия президенты Владимир Путин Кызыл Армиянең Наци Германиясен җиңүгә багышланган һәйкәл ачуда катнашты.

Шулай ук Русия президенты Владимир Путин Израил хөкүмәте башлыгы Биньямин Нетаньяху, илнең президенты Шимон Перес белән очрашырга тиеш.

Игътибар үзәгендә Сүрия тирәсендәге низаг һәм Иран атом программы торачак.

Израилдән соң Русия президенты Үрдүн елгасының көнбатыш ягына бара. Анда аның Фәләстин автономиясе җитәкчесе Мәхмүд Әббас белән сөйләшүе көтелә. Аннан соң көн тәртибендә Үрдүнгә сәфәр тора.

Бу сәфәр Русиянең Якын Көнчыгыштагы ролен арттыруга юнәлтелгән, дип әйтә белгечләр.
XS
SM
MD
LG