Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон 2012: Олимпия уеннарының беренче алтынын Кытай яулады


Лондон – Узган төндә Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары ачылды. Уеннарның ачылуы турында британ патшабикәсе Элизабет игълан итте. “Могҗизалар утравы” дип аталган ачылыш тантанасында 10 меңләп кеше катнашты. Британиянең тарихы, әдәбияты, музыка, кино сәнгатенә нигезләнгән бу тамаша оештыручыларга 27 миллион фунтка төшкән.

Шимбә көнне Лондонда беренче бәйгеләр үтте. Уеннарның беренче алтын медален Кытай спортчысы Йи Силиң яулады. Хатын-кызлар арасында 10 метр ераклыктан мылтыктан атуда аңа тиңнәр булмады.

Рапира белән чәкәләшүдә Татарстан кызы Камилә Гафурҗанова Польшадан Мартина Сынорадзканы җиңеп ярышның киләсе өлешенә чыкты.
XS
SM
MD
LG