Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә 23 мең һектар мәйданда урман яна


Томски – Русиянең гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Себердә 23 мең һектар чамасы урман яна. Иң авыр вазгыять Томски өлкәсендә дип хәбәр ителә.

Министрлык мәгълүматына күрә соңгы тәүлек эчендә янгын мәйданы 16 процентка арткан һәм 10 мең һектарга җиткән. Бер тәүлек эчендә очкычлар һәм боралаклар янган урман өстенә бер мең тоннадан артык су сипкән.

Томскиның үзендә төтен тарала башлаган, һава аланы гадәти эш тәртибенә күчкән.

Красноярски краенда да киеренке вазгыять саклана. Анда 12 мең һектар мәйданда барлыгы 89 урында урман яна. Ут сүндерү өчен төбәккә ике Ил-76 хәрби очкычы килгән.

Урманнар шулай ук Тыва, Хаккасия, Иркутски өлкәсендә яна.
XS
SM
MD
LG