Accessibility links

Кайнар хәбәр

Румыниядә президент Басескуны урыныннан алу мәсьәләсендә референдум үтә


Бухарест – Бүген Румыниядә президент Траян Басескуны урыныннан алу мәсьәләсендә референдум үтә.

Референдум үткәрүне парламентта күпчелекне тәшкил иткән Социаль-либераль берлек тәкъдим итте. Премьер-министр Виктор Понта җитәкләгән бу берлек президентны вәкәләтләр арттыруда – шул исәптән, кырыс икътисади чаралар күрүдә гаепли.

Референдум үткән дип саналсын өчен анда сайлаучыларның кимендә 50 проценты катнашырга тиеш. Бэсеску үзенең тарафдарларын референдумны бойкотларга чакырды.

Президентның вәкәләтләре әлегә туктатылып торды. Референдум аның файдасына тәмамланса, ул 2014 елга кадәр хакимияттә калачак. Югыйсә, өч айдан вакытыннан алда сайлаулар үтәчәк.
XS
SM
MD
LG