Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар Миңнехановтан гаепсез мөселманнарны яклавын үтенә


Мөселманнарның хокукларын яклау пикеты, Казан, 29 июль 2012
Мөселманнарның хокукларын яклау пикеты, Казан, 29 июль 2012

29 июльдә Казанда мөселманнарны кулга алуга каршы пикет узды. Пикетта катнашучыларның төп таләбе – мөселманнарны кулга алу, тентү, эзәрлекләүне туктату. Тоткарланган мөселманнарны якларга мөселман булмаганнар да килде. Президент Миңнеханов исеменә юлланачак хатка халыктан имза җыелды.


Галиәскәр Камал театры янында узган пикетка ике йөзгә якын кеше җыелды. Араларында мәчет имамнары һәм абыстайлар, яулыклы-түбәтәйле әби-бабайлар, шәкертләр һәм кызлар, полиция һәм журналистлар бар иде. Кулга алуларга каршылык белдерү өчен мөселман булмаганнар да килде. Чараны “Азатлык” татар яшьләре берлеге һәм “Әл-Ихлас” мәчете җитәкчелеге оештырды. Пикет шәһәр хакимияте белән килештерелгән иде.

Наил Нәбиуллин чыгыш ясый
Наил Нәбиуллин чыгыш ясый
Пикетта чыгыш ясаган “Азатлык” берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин, “хокук саклаучы органнар гаепсез мөселманнарны кулга алуны туктатырга тиеш. Рәттән кулга алу халыкта полициягә карата ышанычсызлык уята. Мөселманнарны мәгънәсез һәм гаделсез рәвештә эзәрлекләүгә, тентүгә юл куярга кирәк”, дип белдерде.

Пикетта катнашучылар президент Миңнехановка юлланачак хатны имзалады. Хатта билгеләнгәнчә, Рамазан аенда шундый вазгыятьнең барлыкка килүе ул – мөселманнарны кимсетү. “Бер гаебе булмаган мөселманнар һәм аларның гаиләләре зур газаплар кичерә. Кулга алынган кешеләр бик начар шартларда тотыла, намаз укырга, ураза тотарга мөмкинлек бирелми”, диелә хатта. “400дән 600га якын кеше кулга алынды, 200 кешедә тентү узды, дини китаплар һәм компьютерлар алынды”, дигән мәгълүмат та китерелә хатта.

Юлламаның авторлары Миңнехановтан репрессияләрне туктатуны һәм тоткарланганнарны иреккә чыгаруны үтенә. “Сез бит мөселман, бик күп мәртәбә җәмәгатьчелек каршында намаз укыдыгыз, гаепсез кешеләрне саклавыгызны сорыйбыз”, диелә хатта.
XS
SM
MD
LG