Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке Югары Ослан башлыгы Тимофеев штраф урынына 4 елга хөкем ителде


Ришвәтчелектә гаепләнгән Татарстанның Югары Ослан районының элекке башлыгы Александр Тимофеевка карата хөкем карары 300 миллион сум штрафтан дүрт ел каты режимлы колониягә үзгәртелде. Мәхкәмә приставлары аны җиде ел төрмәгә һәм бер миллион сум штрафка хөкем итүне сораган булган.

Тимофеев мәхкәмә карары белән билгеләнгән 300 миллионның 610 меңен түләгән.

“Мине ирегемнән мәхрүм итмәгез. Мин ул акчаны туганнардан ала-ала түлим. Үз-үземә кул салуга җиткермәгез”, дип чыгыш ясады Тимофеев мәхкәмәдә.

Тимофеевның бу карарны 10 көн эчендә яңадан мәхкәмәгә шикаять итү мөмкинлеге бар.
XS
SM
MD
LG