Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга яңа гаепләү белдерелде


Алексей Навальный бүген Тикшерү комитетына килде
Алексей Навальный бүген Тикшерү комитетына килде

Алексей Навальныйның элекке эшчәнлеге кабат тикшерелә. Яңа гаепләү белән аңа 10 ел төрмә яный.

Блоггер Алексей Навальныйга бүген яңа гаепләү белдерелде. Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин, Навальный зур күләмдә кеше милкен үзләштерүне оештыруда гаепләнә, диде. Моның өчен аңа 10 елга кадәр төрмә яный. Оппозиция вәкиле шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, Навальный 2009 елда Киров өлкәсе губернаторы киңәшчесе булганда "Кировлес" ширкәтен алдан ук зыян китерәчәге билгеле булган килешүләр төзергә мәҗбүр иткән.

Киров өлкәсендә булган тикшерүләр Навальныйны гаепләргә сәбәп тапмады. Аның Киров урманы ширкәтендәге эшенең яңадан тикшерелә башлавы узган атнада билгеле булды. Навальный Тикшерү комитетына 30 июль көнне чакыртылды, ул көнне аңа бер сүз дә әйтелмәде, икенче көнне килергә кушылды. 31 июльдә исә Навальныйга "катырак гаепләү" белдерелде. Элек ул "ышанычка керү яки ялган юл белән милеккә урламыйча гына 1 миллион сумлык зыян салуда" гаепләнә иде. Яңа гаепләү нигезендә бу зыян инде 16 миллион сум булган.

Үзе ул бу гаепләүне "акылга сыймаслык" дип атады. "Бу гаепләүләр чынбарлыктан һәм шаһитләр сөйләгәннән ерак", диде Навальный.

"Урта гасыр чорында яшибез"

Русия оппозициясе Навальныйга каршы гаепләүләрнең нигезсез булуын белдерде.

Сул фронт җитәкчесе Сергей Удальцов, яңа гаепләү оппозициягә басымны көчәйтү өчен эшләнә, диде. Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева "оппозициягә каршы яңа дулкын" башлануы турында белдерде.

Навальный - Путин режимына каршы урам җыеннарын оештыручыларның берсе. Ул шулай ук Pussy Riot төркемен хөкем итүгә каршы кискен чыгышлар ясап килде.

“Дөресен генә әйткәндә, кичәге мәхкәмә турында укып барганда чәчләрем үрә торды. Анда мәхкәмәдә булып яткан эшләрнең канунга бер катнашы да юк. Аларның инде нишләгәннәре мөһим дә түгел, алар бит хулиганлыкта гына гаепләнә. Аларны кулга да алырга тиеш түгел иделәр. Урта гасырны хәтерләтә бу хәлләр”, дигән иде Навальный бүген үзенә яңа гаепләү белдерелгәнче.

Швеция тышкы эшләр министры Карл Бильдт үзенең Twitter хисабында “Русиядә оппозиция активисты Алексей Навальныйның авызын томалау тырышлыклары борчылу уята”, дип язып калдырган.
XS
SM
MD
LG