Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәүнең ФСБ белән хезмәттәшлеге тирәнәя бара


Урыс патриархы Кирилл
Урыс патриархы Кирилл

Мәскәү һәм Русия патриархы Кирилл сишәмбе көнне Русия Федераль иминлек хезмәте янына салынучы чиркәүнең ташын изгеләштерде.

Әлеге чиркәү Русия башкаласында төзеләчәк 200 православ гыйбадәт йорты програмына кергән биналарның берсе. Бу програм Мәскәү хөкүмәте һәм православ чиркәве акчасына тормышка ашырыла.

Кирилл изгеләштерү гамәленнән соң: «Чиркәүләр санын арттыру кирәклеге горурлыктан түгел, ә Советлар чорында чиркәү тормышына ясалган зыянны аңлаудан килә», дип әйтте. Бу хакта «РИА Новости» белдерә.

Бу чарада Федераль иминлек хезмәте академиясе башлыгы генерал Виктор Остроухов та катнашты. Ул чиркәүнең академия янында корылуын аеруча бер мәгънәгә ия дип белдерде. «Русиядә һәрвакыт гаскәр һәм чиркәү бергә булган. Рус православ чиркәве саклаган һәм ныгыткан кыйммәтләр укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз өчен ышанычлы терәк булып тора», диде Остроухов.

Ул шулай ук соңгы вакытта чиркәүгә кизәнүләр артуга академия хезмәткәрләренең борчылганлыгын да әйтте.

«Академия хезмәткәрләре, бөтен халык кебек илнең киләчәге өчен битараф түгел, алар христианча яшәү рәвешенә кизәнүләр артуга борчыла. Бу кизәнүләр бозыграк төсмер ала бара һәм беренче чиратта яшьләргә юнәлгән. Бергә, бер дөнья булып без куркыныч янауларга каршы тора һәм бөек, бүленмәс Русияне саклап кала алачакбыз», диде ФСБ генералы.

Бу чиркәү мең кешегә исәпләнгән һәм ул «Программа-200» дә иң зур гыйбадәтханәләрнең берсе булачак.
XS
SM
MD
LG