3 августта Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары чираттан тыш утырышка җыелачак. Бу утырыш мөфтият җитәкчелегенә булган һөҗүмнәрдән соң республикадагы дини вәзгыятькә багышланачак.Буген шура президиумы әнә шундый карар чыгарды.
Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, утырышта ике мәсьәлә каралачак. Беренчесе – Татарстанда дини экстремизмга каршы тору чаралары турында сөйләшәчәкләр. Бу мәсьәләдә хисап белән, шул исәптән, хокук саклау оешмаларының эшчәнлеге турында премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров чыгыш ясар дип көтелә.
Икенчесе – «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы» Татарстан канунына үзгәрешләр кертү турында сүз булачак.
Дәүләт шурасы утырышына Татарстандагы бөтен районнарның башлыклары, бөтен конфессияләр вәкилләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.
Депутатлар, мөгаен, традицион булмаган исламга каршы тору юллары турында сөйләшер, дип хәбәр итә «Инфо Ислам».
Соңгы көннәрдә мөселманнарны күпләп тоткарлауга протест белдереп чаралар үтә. Бу хәлләрдән соң «Җыелулар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында» федераль канун Татарстан эчке эшләр идарәсе сәхифәсенә урнаштырылды.
Хәзер рөхсәт алынмаган чарада катнашкан өчен 300 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр.
Казанда мөселманнар күпләп тоткарлауга каршы өч чара үтте инде. Соңгысы республика Югары мәхкәмәсе янында булды. Чарада катнашучылар, мөселманнар гаепсезгә тоткарланды дип белдереп, аларны азат итүне таләп итте.