Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага түрәләрнең чит илләрдә милкен тыйган канун тәкъдим ителде


Русия Дәүләт думасына түрәләрнең чит илләрдә милке һәм хисаплары булуны тыйган канун өлгесе тәкъдим ителде.

Бу канун өлгесен думадагы “Гадел Русия”, ЛДПР, КПРФ, һәм “Бердәм Русия” фракцияләре дә хуплады. Канун өлгесенә күрә, түрәләр биш елга төрмәгә утыртылырга һәм 10 миллион сумга кадәр штраф түләргә мөмкин.

Оппозиция активисты Алексей Навальный Русия түрәләренең чит илләрдәге активлары булу турында үз блогында язып чыккач, бу мәсьәлә төрле яклап тикшерелде. Бигрәк тә Навальныйның Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның Чехиядә бизнесы һәм анда яшәү хокукы бар дип материаллар тәкъдим итүе шау-шу тудырды. Бастрыкин үзе моны кире кага.
XS
SM
MD
LG