Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар, уян!" сәхифәсе дә экстремистлыкта гаепләнә


“Татар, уян!” гәзите
“Татар, уян!” гәзите

Бөре шәһәрендә чыгучы “Татар, уян!” гәзите экстремист эчтәлекле дип табылып июнь аенда ябылган иде. Хәзер инде шул ук исемле интернет сәхифәсе дә тикшерелә башлады.


Бөре шәһәрендә “Татар, уян!” исемле гәзит чыга һәм интернет сәхифә эшли иде. Гәзиттә көн күргән Мидхәт Әхмәтовның “Башкорт халкына ода” язмасы Бөре мәхкәмәсе карары белән экстремист эчтәлекле дип табылып, басма 10 июнь ябылган иде. Аның авторы Мидхәт Әхмәтов күп тапкыр сорау алуларны күтәрә алмый 21 июнь якты дөньядан китеп барды.

Хәзер нде интернет сәхифә дә гаепләнә. Аңа 9 мартта көн күргән АКШта яшәүче билгеле галим һәм милләтпәрвәр Вил Мирзаяновның “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” исемле мәкаләсе сәбәпче. Ул мәкаләдә Русиядә татар мәнфәгатьләре кысылуы, бихисап татар проблемнары турында сүз барган, җанисәпләрдәге татарларның күпләп юкка чыгуы бәян ителгән иде.

Бөре прокуратурасы соравы белән Бөре педагогия институты лингвистлары мәкаләгә экспертиза үткәреп, Русиядәге татар халкы хокуклары кысылуы ялган, яла ягу һәм Русиягә каршы юнәлтелгән экстремист эчтәлекле язма дип тапкан. Шуңа нигезләнеп прокуратура сәхифәне мәхкәмәгә бирде һәм аны оештыручыга бу хакта хәбәр итте.

Әлеге гәзит һәм сәхифәне Бөре шәһәрендә яшәүче Радик Нуретдинов оештырган. Интернет сәхифәсе АКШта теркәлгән. Мәхкәмә утырышы 23 август булачак.

ТИҮ “Татар, уян!”ны яклый

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышында сәхифә турында сүз барды. ТИҮ әгъзалары бертавыштан сәхифәне якларга карар итте.

Алдагы утырышта “Татар, уян!”ны яклап документ кабул ителәчәк. Шулай ук каршылык чаралары уздыру да карала. Мәхкәмә утырышы буласы көнне Уфадан Бөрегә бер төркем татар җәмәгатьчелеге барып каршылык чарасы да уздырырга җыена.
"Татар, уян!" сәхифәсен яклау утырышы
"Татар, уян!" сәхифәсен яклау утырышы
XS
SM
MD
LG