Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митрохин Бастрыкиннан Касыйм сайлавын тикшерүне үтенә


“Яблоко” фиркасе башлыгы Сергей Митрохин Русия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинны Рязан өлкәсенең Касыйм шәһәре думасына сайлауда хәрәмләшүләр булу мөмкинлеген тикшерергә чакырды. Бу хакта пәнҗешәмбе “Коммерсант” газеты хәбәр итте.

Касыйм думасына вакытыннан элек сайлау июль уртасында булды, рәсми мәгълүматларга күрә анда “Бердәм Русия” җиңде.

Митрохин хатында сайлау вакытында канун бозылган 11 очрак теркәлгәнлеге әйтелә. Шул исәптән, өлкә сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Грачевның сайлау комиссиясе эшенә тыкшынуы да белдерелә. Бу хакта күзәтүчеләр хәбәр иткән. Грачев үзе бу гаепләүне кире кагып, “Яблоко” фиркасе башлыгына мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә куша.

Касыйм шәһәрендә хәрәмләшүләр булу турында “Яблоко” фиркасе генә түгел, КПРФ һәм шулай ук күзәтүчеләр булып эшләгән активистлар да хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG