Accessibility links

Кайнар хәбәр

Десантчылар көне полициянең булдыксызлыгын күрсәтә


Казанда десантчылар бәйрәм итә. 2 август 2012
Казанда десантчылар бәйрәм итә. 2 август 2012

Һава десанты гаскәрләре көнендә Казанда хакимият, тәртипсезлекләр булыр дип куркып, бөтен базарларны япты. Дистә меңнәрчә сатучы керемсез калды. Бу гамәл полициянең булдыксызлыгын күрсәтә дип бәяләүчеләр дә бар.

Мәскәү базары - Татарстан башкаласындагы эре сәүдә үзәкләренең берсе. Төп бинадан тыш, аның янындагы чатырларда һәм кечкенә кибетчекләрдә дә сату итәләр. Һәр көн саен монда 1500ләп кеше сәүдә рәтләре артына баса.

Десантчылар бәйрәменә ике көн кала, Казандагы барлык базарларның да «санитар көн»гә ябылачагы турында хәбәр ителгән.

"Мәскәү базары"
"Мәскәү базары"
Мәскәү базарында балык сатучы Гәүһәрия (аның үтенече белән исеме үзгәртелде): «Базар ябылганга, һәр сатучы, уртача алганда, 500 сум тирәсе керемен югалтты, ә бөтен Казанны исәпләгән вакытта, бу бик зур сумнарга җыела бит», дип әйтә. Сәүдә урыннарының 2 август көнне ябылачагы турында хәбәр ителгәч, сатучылар да, эшмәкәрләр дә каршылык белдермәгән. «Бездә халык күндәм бит, нишлисең инде, ул көнгә тауарлар гына китертмәдек», дип өсти ул.

Казан хакимиятенең бу гамәлен ул десантчылардан курку буларак бәяли. «Десантчылар бөтен базарларны да җимереп бетерерләр дип курыктылар», ди Гәүһәрия.

Узган ел Һава десанты гаскәрләре көнендә Мәскәү базары ябылмаган булган. Гәүһәрия десантчыларның үзләренә керүен, бернинди тәртипсезлекләк кылмыйча, акча түләп, азык-төлек сатып алганнарын әйтә.

Узган ел хәмердән кызып алган десантчылар Казанның Адоратский базарына килеп кереп, сәүдә рәтләрен җимереп ташлаган иде. Бу сәүдә урныныннан алар буш кул белән китмәде. Әрҗә-әрҗә җиләк-җимешен, яшелчәсен эләктереп йөк машинасына төялделәр.

Казанда азәрбайҗаннарга һөҗүм булды

Русия десантчылары базарларга һәм анда сәүдә итүчеләргә һөҗүмне инде традициягә кергән бер гадәт буларак кабул итә. Кавказ якларыннан килеп сәүдә итүчеләрне чит итеп, күп очракта аларны талый.

31 яшьлек десантчы Денис Колосов «Комсомольская правда»га Десантчылар берлегенең бу көнне тәртипле тотарга үтенгәнен белдерде. «Без аларга тырышырбыз дип вәгъдә иттек, әмма бу хәл уйламаган җирдән килә дә чыга», ди Колосов.

Һәм менә килеп тә чыкты, соңгы хәбәрләргә күрә, Казанда яшь десантчылар эчеп алгач, Журналистлар урамына урнашкан төзелеш өчен агач материаллар сатучы базарга килеп төшкән. Алар анда сәүдә итүче азәрбайҗаннар белән сугышырга теләгән. Андагы хатын-кызлар сатучыларны яклап чыккач, исерек егетләр өстәмә көч сорап, телефоннан шалтыратып иптәшләрен чакырган. Полиция килеп җиткәнче тәпәләшергә дә өлгергәннәр. Тәртипсезлекләрдә барлыгы 20ләп десантчы катнашкан, дип хәбәр итә «Татар-информ». Бу хәлдән соң базарны япканнар.

Десантчыларның сәүдә үзәкләренә һөҗүме бөтен Русия өчен гадәти күренеш. Узган ел Мәскәүдә бу бәйрәм «Европейский» сәүдә үзәгенә һөҗүм оештырырга теләү белән тәмамланган иде. Анда эшләүче бөтен сакчылар бергә җыелып сәүдә үзәге ишекләрендә каршы тормаса, десантчылар теләкләрен тормышка ашырган да булыр иде, мөгаен.

Узган ел мәгълүмат чаралары десантчыларның Мәскәүдә Киев вокзалы янында славян булмаган кыяфәтлеләргә каршы сугышырга җыенганнарын да хәбәр иткән иде.

Быел Мәскәүдә десантчыларның үз бәйрәмнәрендә җыелу урыны булып традициягә кергән Горький паркы янындагы бөтен сәүдә урыннары ябылды һәм фонтаннар сүндерелде. Русия башкаласы хакимияте тәртипсезлекләр булмасын өчен әнә шундый юл сайлады.

"Полиция синең иминлегеңне тәэмин итә алмый"

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Алия Сабирова - өч бала әнисе. Ул Казандагы күп халыкның үз гаиләсе кебек базардан алган ризык белән тамак туйдыруын әйтә. Сабирова тәртипсезлекләр булдырмау сылтавы белән базарларны, сәүдә урыннарын ябуны, хакимиятләрнең һәм хокук саклаучыларның көчсезлеген күрсәтеп торган гамәл буларак бәяли.

Алия Сабирова
Алия Сабирова
«Десантчылар кайда, нинди тәртипсезлекләр чыгарырга мөмкин, полиция бу турыда алдан белеп торырга тиеш. Базарны ябып куеп түгел, ә полиция башка юллар белән эшләргә тиеш. Метрода әйбер шартлатырга мөмкиннәр дип, метроны ябып куяргамы? Террор гамәле була дип, тагын башка бер урынны ябып куяргамы?

Хәзер юлга чыкмаска, дин тотмаска, гомумән, бернәрсә дә эшләмәскә кирәк булып чыга, чөнки полициянең ул тәртипсезлекләрне бетерергә хәленнән килми. Хокук саклаучылар синең тормышыңның куркынычсызлыгын тәэмин итә алмый. Бу җинаятьчеләрнең теләкләрен үтәү кебек булып чыга. Без сезне тота алмыйбыз, сезгә җәза бирә алмыйбыз, сезне туктата алмыйбыз – шуңа күрә, базарны ябабыз, гомумән, халыкны өйләренә куып кертәбез дигән сыманрак килеп чыга. Бу полициянең көчсезлеген аңлатадыр дип уйлыйм”, ди Сабирова.

Русиядә 2 август Һава десанты гаскәрләре көне бәйрәм ителә. 1930 елның 2 августында Мәскәү хәрби бүлгесе, Воронеж янында күнегүләр үткәргән вакытта, 12 кешедән торган десантчылар төркеме беренче тапкыр һавадан сикерә. 1932 елдан һава десанты бүлекләре оештырыла башлый.
XS
SM
MD
LG