Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда яңа хөкүмәт игълан ителде


Мисыр премьер-министры Һишам Кандил
Мисыр премьер-министры Һишам Кандил
Мисыр хөкүмәте башлыгы Һишам Кандил бүген яңа хөкүмәткә кемнәр кергәнне игълан итте. Саклану министры булып Хөсәен Тантави билгеләнде. Хөсни Мөбәрәк хакимиятендә дә ул 20 ел буе шул урында эшләгән иде.

Узган ел Мөбәрәк бәреп төшерелгәч, Тантави, яңа президент Мөхәммәд Мурсига хакимият тапшырылганга кадәр, Мисыр югары хәрби шурасына җитәкчелек итте.

Яңа министрлар кабинетында 35 кеше эшләячәк. Биш урынны “Мөселман кардәшләр” вәкилләре алды. Ирек һәм гаделлек фиркасе әгъзалары, бу исламчыл оешманың сәяси канаты башка тармаклар белән бергә мәгариф министрлыгы һәм мәгълүмат министрлыгына җитәкчелек итәчәк.
XS
SM
MD
LG