Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы көзен “Магнитский акты”н кабул итәргә мөмкин


АКШ Конгрессы, мөгаен, көзгә үк АКШ белән Русия арасында булган сәүдә мөнәсәбәтләренә киртә салучы Джексон-Вэник дип аталган кушымтаны кире кагып һәм шул ук вакытта “Сергей Магнитский акты”н кабул итәргә мөмкин. Бу акт Hermitage Capital фонды юристының Мәскәүдә тишкерү барганда ябып тору урынында үлеменә гаепле түрәләргә чикләүләр кертү турында.

Бу хакта Пулата күпчелек булган республиканнар лидеры Эрик Кантор белдерде. Аның сүзләренчә, пулатта күпчелекне тәшкил иткән республиканнар, Конгрессның җәйге яллары тәмам булуга, сентябрь аенда ук бу документны карарга әзер. Әмма ул, президент Барак Обама хакимиятеннән һәм Сенатта күпчелек булган демократлардан да күп нәрсә торачагын ассызыклады.

АКШ хакимияте Русия Дөнья сәүдә оешмасына кергәч, Вашингтон белән Мәскәү арасында сәүдәне чикләүче Джэксон-Вэник документының кире кагылачагын берничә тапкыр белдергән иде. Әмма күпләгән сенаторлар һәм конгрессменнар үзгәрешләргә бары тик “Магнитский акты” белән бергә тавыш бирәчәген белдерә.

Русия оппозициясе лидерлары да моны хуплый.
XS
SM
MD
LG