Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роберт Миңнуллин: "Татарстанның сәяси киләчәге мактанырлык түгел"


Роберт Миңнуллин дәүләт шурасының чираттан тыш утырышында чыгыш ясый, Казан, 3 август 2012
Роберт Миңнуллин дәүләт шурасының чираттан тыш утырышында чыгыш ясый, Казан, 3 август 2012

Татарстан дәүләт шурасы депутаты Роберт Миңнуллинның 3 август дәүләт шурасының чираттан тыш утырышында ясаган чыгышы.


Хөрмәтле президент!
Хөрмәтле дәүләт шурасы рәисе!
Хөрмәтле депутатлар, чакырылган ханымнар һәм әфәнделәр!

Сезгә ничектер, әйтә алмыйм, ә менә минем үземә, туган республикабызның патриоты буларак, бик оят һәм гарьлек. Бөтен мөселман дөньясы, шул исәптән Татарстандагы мөселманнар да, уразада. Ә без изге ураза аенда шушы коточкыч канлы вакыйганы, меңнәрнең күңелен тетрәткән шушы мәсьәләне тикшереп утырырга мәҗбүрбез. Хәл иткеч бер вакытта, Универсиада алдыннан! Бөтен дөнья Казанга йөз төбәп торганда, күпмеңләгән кеше Казанга килергә җыенганда. Соң булса да уң булсын, иң мөһиме, файдасы, нәтиҗәсе була күрсен!

Мин әле генә Башкортстанның бик ерактагы Баймак районында булып кайттым. Халык белән очраштым, мәчетләрдә хәзрәтләр белән сөйләштем. Гел бер сорау бирделәр: “Казанга нәрсә булды? Мөфти хәзрәтләренә кем һөҗүм итте? Аның урынбасарын кем үтерде?” Дөресен әйтим, мин аларның берсенә дә төгәл генә җавап бирә алмадым. Чөнки әлеге хәлләрне кем оештырганны, кемнәр эшләгәнне мин белмим. Башкалар да әлегә белмиләрдер, мөгаен. Ә бит андагы мөселманнар да зур өметләр белән, ышаныч белән Казанга карап тора. Казанда тынычлык булса, башка җирләрдә дә тынычлык булачак... Без шул тарихи миссияне, шул олы җаваплылыкны берчакта да онытмаска тиешбез.

Әлбәттә, биредә уйлансаң уйланырлык әйберләр җитәрлек. Ә бит әлеге вакыйга бер сәгатьтә генә эшләнсә дә, бу бер көндә генә килеп туган хәл түгел. Казанның меңъеллыгы алдыннан газүткәргечтә, әгәр дә чын булган булса, ЧП булдымы? Булды! Ниндидер оешма әгъзаларын, хакмы, нахакмы, хөкемгә тарту булдымы? Булды! Нурлаттагы канлы бәрелеш булдымы? Булды! Соңгы вакытта гына Биектау районында шундый ук хәл кабатландымы? Кабатланды! Шаулаштык-шаулаштык та, утыртасын утырттык та, бүләкләр тараттык та, шуның белән бетте. Сабак алмадык, гыйбрәт алмадык. Әйтерсең лә, махсус эффект өчен генә эшләнгән эшләр. Хәтер начар безнең, үткәннәрне тиз онытабыз. Һәрхәлдә, үткән хәлләргә публично анализ ясалырга тиеш иде.

Аннары без хаклы рәвештә мактанырга да яратабыз. Бәлки, бу дөрестер дә. Эшләгән эшеңне күрсәтә дә белергә кирәк. Әмма без бер әйберне онытабыз. “Мактанчыкның арты ачык!” ди безнең халык. Безнең алдынгы республика булуыбыз, мөстәкыйль һәм стабиль тормышта яшәвебез әллә федераль хакимияттәге кайберәүләргә бик ошый дип беләсезме? Ошамый, әлбәттә! Әллә тыйнак кына яшәүче күрше өлкәләр безне яраталар дип уйлыйсызмы? Яратмыйлар, әлбәттә! Безнең мактануларыбыз, шапырынуларыбыз аларда көнләшү хисләре генә тудыра. Алар бездә еш булалар, безне мактый-мактый йөриләр, ләкин китү белән оныталар. Бу бик табигый хәл. Аларга һич тә үпкәләргә ярамый. Әмма без кайчакларда эйфориягә дә бирелеп китәбез, реаль хәлгә бәя бирә алмый башлыйбыз. Дин мәсьәләсендә дә, дөресен әйтергә кирәк, шулайрак килеп чыкты.

Бу хакта элегрәк тә борчылучылар да, әлеге проблемаларны күтәрүчеләр дә булды. Ләкин ишетүчеләр, колакларына элүчеләр генә булмады диярлек. Янәсе, Татарстан - Чечня, Дагыстан түгел. Ваһһабизм бездә була алмый. Бездә барысы да ал да гөл, барысы да нормально! Әлеге теракт та нормальномы?.. Мин сезгә 1999 елның 11 октябрендә дин әһелләре җыенында Дәүләт шурасы исеменнән сөйләгән чыгышымнан бер өзек китерергә телим:

“Иң мөһиме, Татарстан мөселманнары үзара дус, тату һәм фикердәшләр булып яшәргә тиешләр. Әгәр дә ислам, чыннан да, тынычлык дине икән, без моны кылган гамәлләребез белән, эшләгән эшләребез белән дәлилләргә, үзебезнең иминлек сагында торуыбызны бөтен дөньяга күрсәтергә бурычлыбыз. Кызганычка каршы, дин әһелләре арасында, йомшак кына итеп әйткәндә, татулык юк. Ызгыш-талаш бер тына да, бер көчәя. Күңелдәге нәфесне, әшәкелекне камзул-чапан белән генә каплап булмый. Баштагы юньсез уйларны түбәтәй яки бүрек белән генә яшерә алмыйбыз. Без барысын да белеп, күреп торабыз. Дәүләт оешмасы булгач, безгә дә киләләр. Хәзрәтләр үзләре дә килә. Берсе килә дә: “Теге – ваһһабичы”, бусы – ваһһабичы”, - дип эчен бушатып китә. Икенчесе килә дә: “Фәлән хәзрәт – карак, фәлән хәзрәт иномаркада йөри, фәлән хәзрәт коттедж салдыра”, – дип сөйләп китә. Дин тотарга, мәчеткә йөрергә җыенучы милләттәшләребезгә, яшь шәкертләребезгә нинди үрнәк күрсәтәбез, аларга нинди тәрбия бирәбез? Карт хәзрәтләребезгә хөрмәт белән карарга, яшьләребезгә юл бирергә кирәк. Әмма чит илләрдән укып кайткан яшьләребез чит-ят идеяләр ияртеп кайталар икән, гафу итәсез, аларны туктата да белергә кирәк. Андыйлар безнең арада була алмыйлар. Әйдәгез, мөэмин-мөселманнарыбызның башын бутамыйк, бабаларыбызның изге юлыннан тайпылмыйк. Әгәр дә ваһһабичыларның әз генә исе чыкса да, без моның белән килешә алмаячакбыз. Бу безнең динебезгә генә түгел, республикабызга, мөстәкыйльлегебезгә дә бик каты удар булачак, ничә еллар, ничә гасырлар хыялланган, зур тырышлыклар белән яулап алынган суверенлыгыбызны бер селтәнүдә сызып ташлаячак. Көтеп кенә торалар!” Өзек тәмам.

Моннан ун өч ел элек әйтелгән бу сүзләр минем китапларымда да бар. Ул вакытта әле, мөгаен, Казанга шушы көннәр дә килер дип уйлаучы булмагандыр. Кызганыч! Уйларга кирәк иде! Алдан күрә белергә кирәк иде! Аның өчен җаваплы кешеләр бар иде.

Дөресен әйтергә кирәк, дин өлкәсендә республикада искиткеч зур күтәрелеш булды, бик күп эшләнде. Дәүләт тә читтә калмады, аерым шәхесләр дә турыдан-туры катнашты. Хәтта кайбер очракларда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең дин әһелләренә ничектер охшарга, әйбәт булып күренергә тырышулары да сизелде шикелле. Мактау, хуплау сүзләрен авыз тутырып, кул чабарлык итеп әйттеләр, ә менә тәнкыйть сүзләрен әйтсәләр дә пышылдап кына әйттеләр, дөресрәге, әйтмәскә тырыштылар. Биредә, әлбәттә, безнең бөтенебезнең дә гаебе бардыр.

Иң элек, миңа калса, мөфтиятнең абруе, аның тарафыннан мәхәлләләргә күз-колак булу җитмәде. Урындагы хакимият башлыкларының кызыксынучанлыгы, таләпчәнлеге җитмәде. Әгәр дә мәчет төзешеп биргәнсең икән, анда синең районыңдагы кешеләр йөри икән, анда ниләр эшләнгәнен дә белергә кирәктер, әгәр дә мәчеткә яңа имам килгән икән, аның кемлеген син һичшиксез белергә тиештер. Төрле дәрәҗәдәге дини уку йортларының белем бирү юнәлешләре белән дә, дини китапларны бастыручы, аларны таратучы, шул китаплар белән ничек укытулары белән дә кемдер кызыксынырга тиештер бит? Кайсы оешма, кайсы министрлык җаваплы бу эшкә?

Дөресен генә әйткәндә, хәл катлауланганнан-катлаулана гына бара шикелле. Беренчедән, гарәп илләрендәге соңгы вакыйгаларның да, андагы үзара ызгышларның, сугышларның да, мөселманнарның үзара көрәше дә тәэсир итми калмыйдыр. Икенчедән, Рәсәйдәге мөселманнарның төрлелеге, һәрбер мөфтиятнең үзенчә булуы. Биредә бихисап мөфтиятләргә таркалуның да зыяны аз булмады. Өченчедән, гарәп илләренә китеп чит тәгълиматлар ияртеп кайткан яшь хәзрәтләрнең артуы, алар белән мөфтиятнең, гомумән, беркемнең дә эшләмәве. Бездә “Алгарыш” программасы буенча бюджет акчасына укырга киткән яшьләр генә ни өчендер кире Татарстанга әйләнеп кайтмый. Ә гарәп илләренә укырга киткән яшьләрнең барысы да кайта. Аларның исәбен-санын алучы гына, алар белән кызыксынучы гына юк. Алар исә анда шул дәүләтләр исәбенә укып кайталар. Ә акчаны, үзегез беләсез, беркем дә болай гына бирми. Аның әҗерен кайтарырга туры килә. Бу очракта да шулайрак шикелле. Дүренчедән, соңгы унбиш-егерме елда республикабызга, һәм Рәсәйнең төрле төбәкләренә агылган гастарбайтерларның артуы. Алар да артканнан-арта бара. Аларның барысы да диярлек ислам динен тотучылар. Кайбер мәчетләрдә алар хәтта күпчелекне тәшкил итә. Һәм аларның шактые нелегаллар. Шунысы кызык, ул нелегалларның күпме икәнен беркем дә, хәтта тиешле оешмалар да белми. Ә ул килмешәкләр нинди дин алып киләләр безгә? Араларында кемнәр генә юктыр аларның? Алар белән кем эшли?

Күрәсез, дин тотучыларның эчтәлеге дә, составы да, милләте дә күзгә күренеп үзгәрә. Бу вәзгыять безнең дини тормышыбызга, һичшиксез, кире яктан тәэсир ясый, моннан соң да ясаячак. Шуңа күрә дә хакимиятнең дини оешмалар белән үзара мөнәсәбәләре дә үзгәрергә тиеш. Ахыр чиктә барысы өчен дә, әйбәте өчен дә, начары өчен дә, җәмәгатьчелек алдында, республика гражданнары алдында хакимият җавап бирә. Ләкин бу әле һәрбер очракта да репрессив чаралар кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Югыйсә, матбугат чараларын күзәтеп барсаң, анда әллә ниләр укырга була. Һәм бик күп сораулар туа.

Мәсәлән, тыелган китаплар мәсьәләсе. Әлбәттә, ул тыелган китапны үзендә тоткан кеше гаепле булып чыгадыр. Шулайдыр! Ә гади мөселман ул китапның тыелганмы, түгелме икәнен каян белергә тиеш? Кая экспертиза шурасы? Ул шура Мәскәүдәме, Казандамы? Ул шурада кемнәр, нинди кешеләр? Кая аның нәтиҗәләре? Ул тыелган китапларның исемлеге ни өчен матбугатта басылмый, ни өчен һәрбер мәчеттә эленеп тормый. Ә ул китаплар ни өчен тыелган? Бәлки, алар хаклы түгелдер? Нигә безнең үзебезнең дин галимнәребез, дин әһелләребез шушы җәһәттән ризалыкларын яисә ризасызлыкларын белдереп чыгыш ясамыйлар? Аннары ул китапларны нинди нәшриятта бастырып чыгарганнар? Нигә аны вакытында тыймаганнар? Ул китапларның мөхәррирләре, тәрҗемәчеләре бармы? Ул нәшриятларга кем контрольлек итә? Ул тыелган китапларны кемнәр, нинди оешмалар саткан? Аларның лицензияләре булганмы? Әгәр дә ул китаплар чит илләрдә басылган булса, безнең данлыклы таможнябыз нәрсә караган? Шул тыелган китаплардагы тәгълиматларны нинди хәзрәтләр тарата? Аларның берсе дә гаепле түгел, шул китапларны укучы гына гаепле буламы? Беркем бернәрсә белми, беркем бернәрсә белергә дә, күрергә дә теләми. Бу эш белән фәкать тиешле органнар гына шөгыльләнә.

Матбугатка ышансаң, әлеге вакыйгалардан соң да әллә күпме мөселман кулга алынган, тентүләр ясалган, сораулар алынган, Татарстанда менә-менә Төньяк Кавказдагы хәлләр башланачак. Ә бит тикшерү процессы бара гына, аларның берсенә дә әле хөкем карары чыгарылмаган. Шуңа да карамастан, алар инде матбугатта террорчылар дип игълан ителә. Бу шулай ук дөрес түгелдер. Беренчедән, алар әле, әйткәнемчә, хөкем ителмәгән, аларның туганнары, балалары, ата-аналары бер. Икенчедән, шуны көтеп кенә торган матбугат органнары, телеканаллар бар. Алар үзләренең бернинди дәлилсез мәгълүматлары белән бөтен дөньяны сасытып бетерәләр.

Сүземне тәмамлап, шуны гына әйтәсем килә. Безнең Татарстаныбызның икътисади хәле шактый ныклы булса да, сәяси киләчәге, башка республикаларныкы шикелле үк, бик мактанырлык түгел шикелле. Башта президент исемен алып ташларга җыеналар, аннары республика исемен, аннары: дальше – больше... Алар күптән инде сәбәп кенә эзлиләр. Ә инде Татарстанда булган соңгы вакыйгаларны тагын да күпертеп, зурайтып, мәгълүм бер нәтиҗәләргә килергә дә бик мөмкиннәр. Һәм аларның берсе дә безнең файдага эшләнмәс. Шуңа күрә безгә үзебезнең яктан бернинди дә сәбәпләр бирмәскә кирәк. Әлеге вакыйгалар безнең барыбыз өчен дә ачы сабак булырга тиеш!

Роберт Миңнуллин
Татарстан дәүләт шурасы депутаты,
Татарстанның халык шагыйре.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG