Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot яклылар мәхкәмә янында протест чарасы оештырды


Pussy Riot яклылар бүген Хамовнически мәхкәмәсе янында протест чарасы үткәрде. Активистлар мәхкәмә каршындагы йортның ишек түбәсенә менеп фаерлар яндырды “Pussy Riotка ирек” дип кычкырды.

Бүген гаугалы “панк-гыйбадәт” эше буенча мәхкәмә бишенче көн инде тыңлаулар үткәрә. Надежда Толоконникова, Мария Алехина, Елена Самуцевичка җиде елга кадәр төрмә яный. Кызлар дини дошманлык тудырган тәртипсезлектә гаепләнә.

Кичә Русия президенты Владимир Путин кызларның бу гамәле турында “бернинди яхшылыгы да юк”, әмма “аларны моның өчен каты хөкем итәргә кирәкми” дип әйткән иде.

Февраль аенда Коткаручы Гайсә чиркәвендә кызлар “Богородица, Путинны ку” дигән “панк-гыйбадәт” кылган иде.
XS
SM
MD
LG