Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада заманча медицина үзәге төзеләчәк


Анатолий Чубайс (с) һәм Рөстәм Хәмитов медицина үзәгенә нигез ташы сала, Уфа, 3 август 2012
Анатолий Чубайс (с) һәм Рөстәм Хәмитов медицина үзәгенә нигез ташы сала, Уфа, 3 август 2012

3 август көнне Уфага РОСНАНО ширкәте идарәсе җитәкчесе Анатолий Чубайс килде. Биредә ул берничә очрашуда булды һәм заманча медицина үзәге төзелешенә нигез ташлары салу тантанасында катнашты.


Медицина үзәгенең тәгаен исеме болай – Позитрон эмиссия томографиясе, радиохирургия һәм фармпрепаратлар җитештерү үзәге. Әлеге үзәк яман шеш авыруларын дәвалауга махсуслаша. Уфада мондый иң заманча медицина диагностикасы бинасы Русиядә беренчеләрдән булып төзелә дип белдерелә. Аңа беренче нигез ташларын Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән РОСНАНО җитәкчесе Анатолий Чубайс Уфада җомга көнне салды.

Яңа дәвалау үзәге чынлап та бик кирәкле һәм мөһим. Әлегә кадәр яман шеш авырулы кешеләргә диагноз кую һәм аларны үз вакытында савыктыру шактый катлаулы булган. Кайбер кирәк-яракларны читтән кайтару да җайсызлык тудырган. Мисал өчен, позитрон нурлар изотопларын төнге очкычлар белән Мәскәүдән кайтара торган булганнар. Хәзер исә алар Уфада җитештереләчәк.

Уфа дәвалау үзәгендә елына 600 операция ясау һәм 3 меңләп кешегә диагноз кую карала. Шулай итеп чирне билгеләү һәм дәвалау да бер үк үзәктә булгач, авыруларны савыктыру вакыты кыскара. Иң мөһиме – яман шеш авыруларын дәвалау тулысынча дәүләт бюджеты исәбенән тормышка ашырылачак дип вәгъдә ителә.

Президент Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, шушындый заманча үзәкләр тагын Башкортстанның Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә дә төзеләчәк. Бу бик вакыты гамәл. Ни өчен дигәндә, республика сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев әйтүенчә, Башкортстанда ел саен 10 мең кешедә яман шеш авыруы булуы ачыклана. Биш мең кеше инвалидлык ала.

Яман чирнең шулай күп таралуының төп сәбәбе – аны бик соң ачыклау, диагнозның соң куелуы. Яңа үзәкләр авыруны иң башлангыч чорларында ук билгеләү мөмкинлеген бирә.

Уфадагы үзәк төзелешенә 1 миллиардка якын сум акча бүлү каралган. Шуның яртысын РОСНАНО бирә. Үзәкне файдалануга тапшыру 2013 ел азагына ниятләнелә.
XS
SM
MD
LG