Accessibility links

Агыйдел елгасы атлап чыгарлык була


Башкортстан Елга параходчылыгы ширкәте Агыйдел елгасында зур теплоходлар һәм пароходларга йөрүне чикли. Моның сәбәбе – Агыйделнең моңарчы күрелмәгәнчә саегуы.


Аерым алганда, “Габдулла Тукай” теплоходы йөрүдән туктый. Бу теплоходта Уфадан һәм Бөре шәһәреннән Волгоград, Казан һәм Түбән Новгород юнәлешләрендә сәяхәтләр оештырыла иде. Хәзер бу сәяхәтләргә алдан билет алган кешеләргә акчалары кире кайтарып биреләчәк дип әйтелде.

Башкортстан Елга пароходчылыгы ширкәте җитәкчеләре хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Агыйдел елгасында кечкенә катерларга гына йөзергә рөхсәт бирелә. Алар Уфаның Дуслык монументы пристаненнан сәяхәтчеләрне шәһәр яны урыннарына ялга алып чыга. Шулай ук бакчачыларны йөртә торган көймәләргә дә әлегә йөзү рөхсәт ителә.

Агыйдел елгасы суы бу җәйдә хәтта 2010 елгы корылык чорындагыдан да ныграк кимеде. Су елга ярыннан берничә метрга эчкә керде һәм елга уртасында утраучыклар баш калкытты. Хәзер инде эшләр шулай барса Агыйделнең кайбер урыннарыннан чалбар балагын күтәреп атлап чыгарга да булачак, дип шаярта күпләр. Шаяннар шулай шаяртса да, Башкортстан Елга пароходчылыгы ширкәте җитәкчелеге бу хәлгә җитди карый. Киләчәктә Агыйделдә пароходлар һәм теплоходлар йөрү бөтенләй туктарга да мөмкин дигән күңелсез фаразларын әйтә алар.
XS
SM
MD
LG