Бөтендөнья азык-төлек оешмасы су басудан зыян күргән Төньяк Кореяга һуманитар ярдәм җибәрәчәк.
БМО сәхифәсендә басылган карарда язылганча, һәр кешегә 400 грам кукуруз бөртеге исәпләнгән, бер өлеш ике атнага җитәргә тиеш.
Су басу һәм туфаннан соң Кореяда 120 кеше һәлак булган, 80 меңләп кеше йөртсыз калган. Илгә барган БМО оешмасы вәкилләре сүзләренчә, су ташкыны 45 мең гектар чәчүлек җирләренә зыян салган.
Төньяк Кореяда урманнар киселгәннән соң чәчүлек җирләре торган саен күбрәк зыян күрә башлады.