Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Беларус ватандашлар җәмгыятенә теләктәшлек көне билгеләп үтелә


Бүген БДБ илләренең төрле шәһәрләрендә һәм кайбер Көнбатыш Европа калаларында беренче тапкыр Беларус ватандашлар җәмгыяте белән теләктәшлек көне үткәрелә.

Бер ел элек, 4 августта “Весна” хокук яклау үзәге һәм халыкара кеше хокуклары федерациясе вице-президенты Алесь Беляцкий тоткарланган иде.

Соңыннан аны керемнәрне яшерү гаепләве белән 4 елга хөкем иттеләр. Хәзерге чараны оештыручылар Беляцкийга чыгарылган хөкем карары канунсыз һәм сәяси дип саный. Алар Беларуста сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итеп имзалар җыярга, алар хакында мәгълүмат таратырга чакыра.

Мәскәүдә Сахаров үзәгендә шул уңайдан “Беларус тәҗрибәсе Русиягә нинди сабак бирә?”дигән түгәрәк өстәл сөйләшүе үтәчәк.
XS
SM
MD
LG